Шәһри Казан

Чиста су эзләп...

Сез нинди су эчәсез? Краннан акканынмы, әллә сатып алган чишмә суынмы? Йә булмаса аларны махсус фильтр белән чистартып эчәсезме? Сәламәтлеген кайгырткан кеше, әлбәттә, эчәсе суының сыйфаты турында уйланмый калмый. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр иткәнчә, авыруларның 80 проценты суның сыйфаты һәм тиешле санитар таләпләргә туры килү-килмәвенә бәйле.

Реклама

Химик элементлар кушылган су ашкайнату һәм файдалы матдәләрнең үзләштерелү процессына йогынты ясый. Даруның тәэсире дә нәкъ менә суның сыйфатына бәйле икәнлеге дәлилләнгән. Пычранган су даруның тәэсирен тоткарлый. Сафландырылган, ягъни катнашмалардан арындырылган су да көндәлек кулланылыш өчен түгел, чөнки андагы барлык кирәкле микроэлементлар югалган була.
Кайнатып эчәргә кирәк. Күпләр суны кайнатсаң, курыкмыйча эчәргә була дигән фикердә тора. Кызганычка, алай иткәндә дә барлык микроблар үлеп бетми, авыр металлар, нитрат һәм пестицидлар турында әйткән дә юк. Шуңа да суны чистарту өчен аны кайнату гына җитми. Моңардан тыш суны кайнатып чыгарганнан соң, чәйнек кырыйларына файдалы саналган кальций һәм магний тозлары утырып кала. Ә менә йомшак ак металл (кадмий), терекөмеш һәм нитратлар берничек тә югалмый.
Коедан су алам. Иң чистасы кое суы дип әйтергә яратсак та, аның кайдан башлангыч алуын төгәл генә белмибез. Шуңа да аның составындагы нитрат, фтор, хлор, бакырларның күпме өлеш булуын беребез дә әйтә алмый. Артезиан суында, гади краннан килә торганына караганда, фторның күләме 16 тапкырга күбрәк булган очраклар да бар икән. Коедан алган суны түбән температурада сакларга кирәклеген һәм аны 72 сәгатьтән артык сакларга ярамаганлыгын да истән чыгармагыз.
Сатып алынган су. Кибет киштәләрендә нинди генә су сатылмый. Шешәгә тутырылган суны җитештерүчеләр аларның никадәр файдалы һәм тәмле булуы турында ышандырырга тырышсалар да, этикеткага язылган сүзләр чынбарлыкка туры килеп бетми. Артезиан суы урынына гадәти суүткәргеч аша килгән суны тутырып куярга да күп сорап тормыйлар. Дөрес, иң элек аны чистарталар, аннары кирәкле тозларны тутырып куялар. Әмма бу чын минераль су түгел. Ясалма рәвештә минералландырылган су дип кенә әйтергә яраса инде.
Чистартып эчәргә кала. Суүткәргеч аша килә торган суның сыйфатын яхшыртуның бердәнбер юлы - кибеттән фильтр сатып алу. Белгечләр әйтүенчә, бөтен таләпләргә дә туры килгән фильтрлар юк. Ни өчен дигәндә, аларның һәркайсының үз вазифасы. Әйтик, берсе тимер калдыкларын тоткарлап калса, икенчесе бактерияләрне куа. Өченчесе исә каты суны йомшарта... Ни генә булса да, теләсә кайсы фильтрны файдаланганда аны куллану вакытын озайтырга тырышмагыз. Вакыты чыгуга ук алыштырыгыз, югыйсә чистарту түгел, ә аңа капма-каршы процесслар башланырга мөмкин. Яңасы белән алыштыру мөмкинлеге булмаганда краннан аккан суны ун сәгать тондырыгыз.
Нинди су эчәргә? Шешәдәге суны сатып алганда аның этикеткасын игътибар белән укыгыз. Гомуми минераллаштыру бер литрга бер граммнан азрак булырга тиеш. Шундый су гына даими кулланыла ала. Зарарлы катышмалардан чистартылган артезиан суын да курыкмыйча эчә аласыз. Фильтр куллануга килгәндә, аның мембраналысын алыгыз. Сәламәтлеккә акча жәлләмичә, минераллаштыра торган фильтр сайласагыз, тагын да яхшы. Чиста да, шул ук вакытта файдалы минераль матдәләр белән баетылган су эчәрсез.

Саннар сөйли
- Казан халкының 92 проценты Идел суын эчә.
- Казандагы йортларның 8 проценты җир асты сулары белән тәэмин ителә.
- Казанлыларга су 1450 километрга сузылган торбалар аша килә.
- Һәр елны суүткәргечләрнең бары 20-30 километры гына яңартылып тора.


Эчкән суың... тәмлеме?
Хлорлы су
Суның сыйфатын яхшырту өчен нинди генә чаралар кулланмыйбыз. Әйтик, иң киң таралганы - хлорлау. Ул микроблардан котылу өчен эшләнә. Әмма микроблар өчен зарарлы булган нәрсә кеше өчен дә зыянлы булмый калмый. Ул шулай ук тән тиресен дә корыта һәм картайта.
Нәрсә эшләргә?
Әлеге химик элемент суны бер тәүлек тондырып торган очракта парга әйләнеп юкка чыга. Аннары инде суны фильтр аша чыгарырга кирәк.
Фторлы су
Эчә торган суда фтор күп булу кальций белән бергә эреми торган кушылмалар барлыкка китерә һәм ул тешләрдә, сөякләрдә утыра. Фтор күп булу аркасында, сөяк рагы да барлыкка килергә мөмкин.
Нәрсә эшләргә?
Фтордан чистарта торган фильтр кулланырга. Организмга кирәкле күләмдәге фторны су белән түгел, ә махсус биологик актив кушылмалар белән контрольдә тотарга кирәк.
Каты су
Суда кальций белән магний тозы күп булган саен, ул шуның кадәр каты. Каты су куллану сидектә тоз бүленеп чыгуга китерә. Аның аркасында көнкүреш техникасы тиз ватыла, аларда юшкын утыра. Юшкын утырган кер машинасында юылган ак төстәге керләр соры төскә керә.
Нәрсә эшләргә?
Шулай ук фильтр кулланырга. Суны озаклап кайнатып та йомшартырга була, әмма бу очракта судагы бөтен файдалы элементлар да юкка чыга.

Күпме эчәргә кушасыз?
- Белгечләр көненә 1,5-2 литр чиста су эчәргә куша. Моңардан кала якынча 1,5 литр сыеклыкны яшелчә һәм җиләк-җимештән, аш һәм соклардан һәм башка продуктлардан алабыз. Климат, профессия, яшь, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә күрсәтелгән нормадан йә азрак, яки күбрәк тә булырга мөмкин. Төгәл саннарга килгәндә исә бер килограмм авырлыкка көндәлек норма 30 мл сыеклык дип алсак, 70 килограмм авырлыкка ия кешеләргә көненә ике литр сыеклык туры килә дигән сүз.
- Биш яшькә кадәрге сабыйларга сәгать саен берничә йотым су бирегез - аларның организмы тиз сусызлана.
- Россиянең урта полосасында физик эш минималь булганда, ризык белән бергә - 3,5 литр, ачык һавада авыр хезмәт башкарганда, 6 литрга кадәр сыеклык керергә тиеш.
- Җылы якка бара калсагыз, шуны да истә тотыгыз, эсседә эчәсе килүне ашаганнан соң гына басарга ярый. Ризык арасында су эчүне чикләргә кирәк.
- Спорт белән шөгыльләнсәгез, суны физик күнегүләрдән соң гына эчегез. Күнегүләр арасында бары тик берничә генә йотым эчәргә мөмкин.
- Ябыгасыгыз килсә, ашар алдыннан ярты стакан су эчегез, чөнки аңардан соң азрак ашала.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: