Шәһри Казан

ЧӘЙЛӘП АЛАБЫЗМЫ?

Хәзер кибетләрдә нинди генә яңа төр эчемлекләр барлыкка килмәсен, ничәмә-ничә буын эчеп килгән гадәти кара чәй гомер-гомергә дөньядагы иң популяр эчемлек булып кала бирә. Аны хәтта каһвәгә караганда да күбрәк яраталар. Тик шунысы да бар: сыйфатлы чәйне дөрес сайлап алу җиңел эш түгел.

Чәйне сайлаганда иң беренче аның төсенә игътибар итәргә кирәк. Кара чәйнең төсе кара, яшелнеке яшел яки аксыл яшел булуын һәркем белә. Ә менә кара чәйнең коңгырт-көрән, «тутыккан» төстә булуы - аның уртача яки түбән сыйфатлы икәнлеген күрсәтүче билге. Яшел чәйнең яфраклары көрәнләнү дә аның сыйфатсызлыгын күрсәтә. Тонык төстә булу да сыйфаты начар дигән сүз. Чынлыкта чәй бөртекләре барысы да бер зурлыкта булырга тиеш, аларның зурлыгының исә халыкара стандартларга да туры килүе шарт. Сыйфаты начар булган коры чәйдә, гадәттә, вак чәй бөртекләре һәм тузан күп була. Яшел чәйнең төп күрсәткече - аның исе дип уйлау ялгыш фикер. Чәйгә хуш исне җитештерүче тарафыннан өстәлгән эфир майлары гына бирә. Бездәге кибетләрдә сатыла торган чәйләрнең күбесенә ясалма ароматизаторлар сеңдерелгән. Сыйфатлы чәйнең исе исә борынга артык бәрелеп тормаска тиеш.
Яхшы чәйне сайлап алдыгыз да ди, әмма аны бит әле, тәме һәм файдалы үзлекләре саклансын өчен, дөрес итеп пешерергә дә кирәк. Ә моның өчен инде суның кайнавын күзәтеп торырга кирәк. Беренче карашка көлке булып тоелган бу шөгыль өч өлештән тора. Беренчесе кечкенә күбекләрнең чәйнек төбеннән сикерүе һәм чәйнек читләрендә су өстендә күбек төркемнәре барлыкка килүдән башлана. Акрынлап су өстенә чыккан күбекләр саны арта бара. Икенче өлеш - күбекләрнең барысы бергә өскә күтәрелеп, башта тоныклану барлыкка китерүе, аннары суны ак төскә буяган кебек булуы. Ул озак дәвам итми. Өченче өлештә су өслегендә шартлый торган зур күбекләр барлыкка килә. Ә менә чәй пешерү өчен аның икенче өлешен тотып калырга кирәк.
Чәйне пешергәндә нинди савытка өстенлек бирергә соң? Моның өчен иң яхшысы - фарфор, керәч (фаянс) һәм пыяла савыт сайлау. Күпләр, көннәр салкын торганда, чәй тиз суынмасын дип, аны термоста пешерү ягында, әмма гел югары температурада тоткач, чәйнең төсе дә, тәме дә, исе дә югала. Кытайда чәйнек һәм чынаякларның нинди генә төре юк. Тик алар өстенлекне керамик савытка гына бирә. Вакыт узу белән, чәй пешерә торган керамик чәйнекнең читләре шомара бара һәм шуңа да аңарда чәйнең хуш исе саклана. Балчык чәйнек куллану, имеш, гомерне дә озайта икән. Менә шуның өчен дә чәй белгечләре һәм чәйне яратып эчүчеләр аны аеруча үз итә.
Чәйне күпме вакыт пешерергә? Чәй эчүнең бер алтын кагыйдәсе бар: ике минут, биш минут һәм алты минут. Әгәр дә без чәйне пешеп чыгып, ике минут үткәч эчсәк, ул безнең кәефне күтәрә, уятып җибәрә. Биш минут узгач эчсәк, тынычландыра, алты минуттан инде чәйдәге барлык эфир майлары очып бетә һәм без җиңелчә хуш исле гади эчемлек кенә эчәбез дигән сүз. Аларның кайсын сайларга - анысын үзегез хәл итәсез. Чәйнең сыйфатын саклау өчен аның нинди савытта саклануы да мөһим. Аны һава кермәслек капкачы булган пыяла һәм калай савытта саклау хәерле. Ә савытны көчле исле тәмләткечләрдән ераккарак яшерегез. Чәйне, алар ничек кенә матур күренмәсен, киндер капчыкта яки агач савытларда саклау дөрес түгел. Алар дымны үткәрүчән, ә дымнан чәй бозыла һәм хуш исен дә югалтырга мөмкин.
Чәйнең организмга тәэсирен аз гына киметер һәм шул ук вакытта аның файдасын югалтмас өчен, чәегезгә чынаякның өчтән бер өлеше кадәр сөт өстәгез. Чөнки сөт кофеин һәм башка алкалоидлар тәэсирен киметә.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: