Шәһри Казан

Диңгез күчтәнәчләре

Илебез ярларын унбер диңгез юып торса да, өстәлләребез диңгез продуктларыннан сыгылып тора дип әйтеп булмый. Күпләребез өчен ул деликатес булып кала. Шуңа да, аларны рестораннарда гына авыз итә алабыз дисәң дә, арттыру булмас. Аларның файдалы булуын белсәк тә, соңгы елларда диңгез продуктларының зарарлы да булырга мөмкинлеге турында еш әйтәләр. Табиб-диетологлар...

Реклама

Илебез ярларын унбер диңгез юып торса да, өстәлләребез диңгез продуктларыннан сыгылып тора дип әйтеп булмый. Күпләребез өчен ул деликатес булып кала. Шуңа да, аларны рестораннарда гына авыз итә алабыз дисәң дә, арттыру булмас.
Аларның файдалы булуын белсәк тә, соңгы елларда диңгез продуктларының зарарлы да булырга мөмкинлеге турында еш әйтәләр. Табиб-диетологлар фикеренчә, краб, кальмар, лобстерлар, гадәттә, катырылып сатыла һәм аларны чи килеш кенә ашарга ярамый. Бигрәк тә устрицалар куркыныч. Аларда бактерияләр яши, шуңа да аны ашап агуланырга да мөмкин икән. Ә инде ашаган очракта, аларның термик ысул белән эшкәртелгәнен генә кулланыгыз, дип киңәш итә диетологлар.
Балык дөрес сакланмаган очракта да зыянлы булырга мөмкин. Аларда, бердән, бактерияләр үрчи, икенчедән, балык үзенә авыр металл җыя. Әйтик, терекөмешне. Алар аеруча устрицада, акулада һәм кылыч-балыкта күп икән.
Диңгез ризыкларының файдалылыгына килгәндә исә:
- алты гына устрицаны ашасаң да, ул кирәкле булган көндәлек йод, кальций, фосфор, тимер һәм бакыр күләменең яртысы белән тәэмин итә;
- диңгез байлыкларында В, В1, В2, В3 һәм В12, шулай ук A һәм D витаминнары бар;
- алар кальций һәм фосфорга бай, ә составындагы тимер буенча иттән дә алдарак бара;
- калкансыман биз өчен кирәкле булган йод белән тәэмин итәләр, йод бигрәк тә креветкада күп;
- һәм, иң мөһиме - диңгез продуктларында омега-3 һәм омега-6 май кислоталары бар.
Белгәнегезчә, омега-3 яман шеш авыруын булдырмый калырга ярдәм итә, баш мие эшчәнлеген яхшырта. Омега-6 исә кандагы холестерин күләмен киметә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
  • Яз җитте бит!
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 20 апрель 2018 - 16:55
    «Россия – минем тарихым» проектын 5 500 000 кеше караган Федеральный исторический проект «Россия-Мояистория» уверенно перешагнул отметку 5,5 миллионов, анонсировав сразу несколько крупных рекордов в различных уголках страны. Среди них Санкт-Петербург, привлекший на экспозиции за 5 месяцев 300 000 человек, Пермь,Махачкала и Волгоград, преодолевшие отметку в 100 000 посетителей менее, чем за полгода с момента открытия и Тюмень, где каждый третий школьник области уже побывал в историческом парке.
    16
    0
    0
  • 12 март 2018 - 08:37
    Илсөя Бәдретдиновага роза чәчәге урынына Роза кушаматлы тавык бүләк иткәннәр (ВИДЕО) Илсөя Бәдретдинова бу көннәрдә гастрольләр белән Татарстан һәм Башкортстан буйлап сәяхәт кыла. Аның инстаграмына карасаң, билет сатып алып килгән тамашачы, күчтәнәчсез дә килми икән.
    755
    0
    1
  • 11 март 2018 - 12:00
    И, адәм балалары... Кайчагында мин үземне чит планета кешесе сыман тоям. Җирдә яшәгән бу кавемнең минем нәселемдә дәхеле дә юктыр сыман була. Кайдадыр галәмнең гүзәл җирендә яшәүче бик акыллы һәм бик яхшы кешеләр ниндидер йомыш белән Җиргә төшкәннәрдер дә аны кисәк ташлап китәргә мәҗбүр булып сабый балаларын, ягъни мине онытып калдырганнардыр. Ә Җир кешеләренең берәрсе шул сабыйны бала тудыру йортына алып килгәндер...
    589
    0
    7
  • 11 март 2018 - 09:00
    Алдакчыны ничек танырга? Тормышта төрле хәл була, кайвакыт күзгә карап алдарга да туры килә. Статистика буенча, кеше көне буена 50 тапкыр да алдарга мөмкин икән. Мондый кеше инде чын алдакчы булып чыга. Аларны ялган детекторы ярдәмендә тиз ачыкларга була, әлбәттә. Ә башкача ничек танырга? Күзәтүләр аша.
    439
    0
    0
Ночной режим