16+

Дөрес тукланмаганга чәчкә бәс куна?

Чәчләрегез иртә агара башлаган икән, стресс һәм депрессияләрдән сакланырга тырышыгыз. Хәзерге заманда без, яшьләр, аеруча да яктылык тизлеге белән яшибез, һәрвакыт нәрсә өчен булса да көрәшәбез, кыскасы, кояш астында үзебезгә дигән урынны даулыйбыз.

Дөрес тукланмаганга чәчкә бәс куна?

Чәчләрегез иртә агара башлаган икән, стресс һәм депрессияләрдән сакланырга тырышыгыз. Хәзерге заманда без, яшьләр, аеруча да яктылык тизлеге белән яшибез, һәрвакыт нәрсә өчен булса да көрәшәбез, кыскасы, кояш астында үзебезгә дигән урынны даулыйбыз.

Мондый яшәү рәвеше алып барганда, организм бик тиз «туза», чигәләргә «бәс куна». Кайбер хирурглар, мисал өчен, бер операция вакытында ук яшьлектәге чәч төсеннән колак кага. Якынын югалткан кеше, экстремаль спорт төре белән шөгыльләнүчеләр... саный китсәң, бик күп һөнәр ияләре һәм экстрим белән мавыгучыларга кагыла бу хәл.
Алай гына да түгел, рухи тетрәнүләр баш миендәге кан тамырларының кысылуына китерә, бу исә баш тиресенең туклануын киметә дигән сүз. Бер мизгел эчендә чәч агаруның сәбәбе шул да булырга мөмкин.

Беренче чиратта, үзеңне тыныч тоту, юк өчен нерваланмау мөһим. Үзегезне тынычландыра һәм стресстан чыгара торган ысулларны файдалану комачау итмәс.
Икенчедән, дөрес тукланмау, диеталарда еш утыру организмга файдалы матдәләрнең җитмәвенә китерә. Тоз, каһвә, даруны күп куллану да чәч төсен үзгәртәчәк. Аксым, үсемлек мае, бал ашагыз, цинк, тимер, В10 витаминына бай ризыкларга өстенлек бирегез. Әлеге микроэлементлар кыяр, фундук, бодай, кабак төше, карабодай, борчак, сыер ите, сөт ризыклары, йомырка, бәрәңге, балык, гөмбә, көнбагышта күп.

Хатын-кызлар чәчләрен еш буярга ярата. Әмма матурлык корбаннар соравы хакында уйланучылар гына аз. Матур булам, һәрвакыт үзгәреп торам дип, атна саен чәч төсен төрле буяуларга манучыларның чәче агаруы гаҗәп тә түгел инде. Бу проблеманы бары үз чәч төсегезне яратып кына чишеп була. Табигать бик сирәк ялгыша, моны һәркем белә. Шуңа да Ходай тарафыннан нинди чәч төсе бирелгән булса, шуның белән йөрегез. Әгәр дә инде ничек кенә тырышып та, тыелып кала алмыйсыз икән, зыяны мөмкин кадәр азрак булган буяуларга өстенлек бирергә тырышыгыз.
Начар гадәтләр, дөрес булмаган яшәү рәвеше алып бару, тиешле рәвештә ял итмәү, экологиянең начарлыгы чәчләрнең бик иртә агару сәбәбе булып санала. Шул рәвешле, ак чәчләрне организмыгызның иртә картаю билгесе итеп кабул итегез.

Ә дөрес тукланган һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барган очракта, организмда чәч төсе өчен җавап бирүче меланин матдәсе яңадан эшләп чыгарыла башлый. Шуңа да барысы да үз кулыгызда. Һәрвакыт яшь булып калыгыз!

Кышкы салкыннарда

Кыш көне безнең организмыбыз өстәмә витаминнарга мохтаҗ. Шул исәптән баш тиресе һәм чәчләр дә. Кышын чәчләрне тәрбияләү һәм карау өчен берничә киңәш.
Күпләр, чәчләренә кислород җитмәүдән куркып, кыш көне дә баш киеме белән йөрмәскә тырышалар. Хәтта кайбер табиблар да: «Иң мөһиме - колагыгыз капланган булсын, ә баш тиресенә һәм чәчләргә салкыннан зыян килми», - диләр. Бу һич кенә дә дөрес фикер түгел! Башны да, чәчне дә салкыннан сакларга һәм кыш көне баш киемен салмаска кирәк. Артык салкыннан чәчнең тамырларына салкын тияргә мөмкин. Салкын һавага «чык­кан» чәчләр стресс кичерә, баш тиресе тиз арада гына саклану пәрдәсе эшләп чыгара алмый. Авыру чәчләр исә шунда ук коела башлый. Шуңа күрә баш киемегезне кышын беркайчан да салмагыз!

Баш киеменнән йөргәнгә, чәч ­тамырлары бик тиз пычрана һәм майлана. Шуңа да чәч­ләрен көн саен юучылар бар. Чисталык, әлбәттә, мөһим нәрсә, әмма чәчне кышын гына түгел, җәен дә һәр көнне юу сезнең файдага түгел. Әмма чәчләрегез артык пычранганчы да юмыйча йөрмәгез, чөнки баш тиресенә кислород җитмәячәк. Бу исә чәчләрнең авыруына китерергә мөмкин. Кышын озын чәчләргә аеруча да нык игътибар бирергә кирәк. Шампуньнан башка, чәчне юганда төрле бәлзәмнәр һәм кондиционер кулланырга киңәш итә табиблар. Кибеттән сатып алган бәлзәмнәрнең тышлыгында чәчкә сылаган килеш 1-3 минут тотарга диелгән. Әмма бәлзәмнең файдасы булсын өчен 15-20 минут тоту мәслихәт.

Фэн, чәч бөдрәләтә торган электр приборларын еш куллану да чәчләрнең сынучан булуына китерә. Баш тиресенә дә зыян килергә мөмкин. Шуңа да мөмкинлегегез бар икән, чәчләрегезне табигый юл белән киптерегез. Тик юеш чәч белән салкынга чыгып китә күрмәгез. Башыгызда боз сөңгеләре барлыкка килергә дә мөмкин бит.
Кеше тышкы яктан матур булсын өчен, аның эчке органнары сәламәт булырга тиеш икәнен дә истән чыгармаска кирәк. Әгәр дә ялтырап торган, ныклы, матур чәчләр үстерергә һәм кышкы суыкларда да аларны саклап калырга телисез икән, витаминнар кабул итәргә онытмагыз. А, Е һәм В витаминнары кыш көне чәчләр өчен аеруча да кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш, майлы булмаган ит ризыклары белән туклану нәтиҗәсендә, чәчләрегез авырмас.

Чәч коелганда

Чәчләрне дөрес тәрбияләмәгәндә, алар коела, бу исә, үз чиратында, пеләшләнүгә китерергә мөмкин. Дөрес, пеләшләнүнең берничә сәбәбе бар. Беренчесе - нәселдәнлек. Әтидән - улга, әнидән кыз балага геннар белән күчкән пеләшләнүне бары табиблар гына дәвалый ала. Каты стресс кичергәннән соң кешенең чәче бик тиз арада агарып чыгарга яки күпләп коелырга мөмкин. Әгәр дә чәчегез күпләп коела башлаган икән, түбәндәге ысулларны кулланырга була.

Киндер орлыгын кайнатып, лайласын баш тиресенә сөртсәң, чәчне үстерер.
Ак мәтрүшкәне яндырып, көлен зәйтүн яисә торма мае бе­лән катнаштырып, баш тиресенә сөртү дә чәчне үстерергә ярдәм итә.
Пеләшләнә башлаган баш тиресенә 1-2 сәгать чи сельдерей яфрагын ябып тору файдалы.
Чәчне юганнан соң бөрлегән яфракларын төнәткән су белән чайкатсаң, чәч үсеп кенә калмас, ә тамырлары да ныгыр.
Әрекмән тамырын кайнар суда 2-3 сәгать төнәтеп, башны юганнан соң атнага 2-3 тапкыр чайкату чәч коелуны туктата.

Маскаларны үзебез әзерлибез

Йомырканың агын һәм сарысын аерырга. Сарысы күбрәк коры чәчләр өчен, ә агы майлы чәчләргә туры килә. Шул йомыркага бер чәй кашыгы зәйтүн мае салып болгатырга, аннары чәчләргә сыларга. 20 минут тотканнан соң, башны әйбәтләп шампунь белән юарга кирәк.

Балны шулай ук зәйтүн мае белән болгатып, чәч төпләренә сыларга мөмкин. Май һәм балны бермә-бер алырга. Тик бал белән ясала торган масканы сак кулланырга кирәк. Кайберәүләрнең баш тиресе балга аллергия бирергә мөмкин.
Иң файдалы һәм зыянсыз ысул ул, әлбәттә, үләннәр белән дәвалану. Кипкән ромашканы, роза таҗларын, әрекмән яфрагын (үзегез теләгән башка үләннәрне дә кушарга мөмкин) 1 литр кайнар суга 1 кашык салырга һәм төнәтергә. Кайнар су бераз суынгач, чәчләрне чайкарга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading