16+

Дөрес йоклагыз!

Төнге йокы - кеше организмы өчен иң файдалы ял. Бөек классигыбыз Шекспир да йокыны табигать бальзамы дигән. Йокың яхшы булса, иртән яхшы кәеф белән торасың. Ләкин йоклауның да үз нечкәлекләре бар икән. Шулар белән танышып китик әле.

Дөрес йоклагыз!

Төнге йокы - кеше организмы өчен иң файдалы ял. Бөек классигыбыз Шекспир да йокыны табигать бальзамы дигән. Йокың яхшы булса, иртән яхшы кәеф белән торасың. Ләкин йоклауның да үз нечкәлекләре бар икән. Шулар белән танышып китик әле.

Дөрес итеп йоклыйм, дисәң, уң якка карап, аякларыңны бераз бөкләп ят. Болай йоклау тәннең барлык мускулларына ял итәргә ярдәм итә. Йөрәк эшчәнлегенә дә комачауламый. Күпләрнең теңкәсенә тигән гырылдау да барлыкка килми. Умыртка сөяге авырткан кешеләргә табиблар каты матраста, кечкенә мендәрдә (яки бөтенләй мендәрсез) йокларга киңәш итә.
Француз психологы Пьер Давийо фикеренчә, кешенең нинди халәттә йоклавы аның холкы турында күп нәрсә сөйли. Йөзтүбән капланып йоклаган кешеләр тормышта үз-үзләренә ышанмаучан булалар икән. Тормыш дилбегәсен кулларында нык тоткан кешеләр, гадәттә, аркада ятып йоклыйлар. Үзләренә карата игътибар, наз, җылылык җитмәгәннәр мендәр кочаклап йоклый. Пессимистлар баштанаяк юрганга төренә. Бала кебек йомылып йоклаганнар эчке конфликтларга еш дучар булалар.
Йокы вакыты гомер озынлыгына да йогынты ясый. Азрак йоклаган кешеләр башкалардан 10 елга кимрәк яши. Ә озаграк йокларга яратучыларның гомер озынлыгы күбрәк - якынча 82-84 ел.
Петр I, Наполеон Бонапарт, Шиллер, Гете һ.б. күренекле шәхесләр, әйтик, тәүлегенә 5 сәгать кенә йоклаганнар. Ә Эдисон алардан да азрак, 2-3 сәгать кенә. Иммануил Кант исә йокыны бик яраткан. Урын өстеннән дә бик авырлык белән торган.
Һәрвакыт йокы туймау бөтенләй йокламау кебек үк куркыныч. Әлбәттә, бөтенләй йокламаганга караганда, 1-2 сәгать черем итеп алу организмны бераз булса да ял иттерә. Ләкин йокы туймау акыл эшчәнлегенә бик зур тәэсир ясый. Баш мие әкренрәк эшли башлый, координация начарлана, игътибарлылык кими.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading