16+

Душ кергәндә – җырлагыз! Ни өченме?

Теләсә кайсы кеше гомерендә бер булса да душ кергәндә җырлый. Табиблар фикеренчә, бу тән өчен дә, күңел өчен дә бик яхшы терапия.

Душ кергәндә – җырлагыз! Ни өченме?

Теләсә кайсы кеше гомерендә бер булса да душ кергәндә җырлый. Табиблар фикеренчә, бу тән өчен дә, күңел өчен дә бик яхшы терапия.

Җырлау, гомумән дә, кешенең психологик сәламәтлеген ныгыта. Бу процесс эмоцияләргә һәм кешенең эчке халәтенә йогынты ясый. Җырлаганда, бигрәк тә моны ялгыз гына эшләгәндә, кеше  борчулардан һәм тискәре уйлардан арына. Җырлау баш миенең канәгатьлек хисе алу өчен җавап бирә торган төрле өлешләрен активлаштыра.  Эндорфиннар һәм оксиоциннар бүленеп чыгу кәефне күтәрә. 

Моннан тыш җырлау хисләрне тышка чыгарырга булыша.  Бу уңай эмоцияләр генә түгел, җыелып килгән ачу, нәфрәт, яисә мәхәббәт хисләре дә булырга мөмкин. Душта җырлау - күңел ачу гына түгел. Су процедуралары белән үрелеп барган процесс стресстан азат итә. Бигрәк тә җылы су булганда. Ул мускулларны йомшарта, кан тамырларын киңәйтә, кан әйләнешен яхшырта. Җырлау сулыш алу органнары өчен яхшы гимнастика чарасы булып санала. Душта барлыкка килгән җылы пар сулыш юлларын дымландыра. Бигрәк тә астма, аллергия кебек авырулардан интегүчеләр өчен бу файдалы. Җырлаганда кеше тынын контрольдә тотарга тырыша. Нәтиҗәдә, йөрәк-кан тамырлары системасын стимуллаштыра. Душта җырлау кан басымын төшерә, кан әйләнешен яхшырта. Даими җырлау А иммуноглобулинын күтәрә. Ул организмның инфекцияләргә тору көчен арттыра.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading