16+

Эх, корт чаккыры!

Бакчада тыныч кына эшләп йөргәндә берәр бал корты чагып китсә, эшкә булган дәрт тә сүрелә, кәеф тә кырыла. Кулымдагы көрәкне атып бәрәм дә, бал кортын тирги-тирги, өйгә кереп китәм. Янәсе, «сиңа беркем тими, борчымый, нәрсәгә дип мине чагарга кирәк инде?» Чәч арасына кереп безелдәп ярты нервыны ашый әле. Андый вакытта...

Эх, корт чаккыры!

Бакчада тыныч кына эшләп йөргәндә берәр бал корты чагып китсә, эшкә булган дәрт тә сүрелә, кәеф тә кырыла. Кулымдагы көрәкне атып бәрәм дә, бал кортын тирги-тирги, өйгә кереп китәм. Янәсе, «сиңа беркем тими, борчымый, нәрсәгә дип мине чагарга кирәк инде?» Чәч арасына кереп безелдәп ярты нервыны ашый әле. Андый вакытта...

Ике дистәдән артык апитерапия (бал корты һәм аның продуктлары белән дәвалану) белән шөгыльләнгән терапевт Дамир Рафаэль улы ИСХАКОВ та, әгәр дә бал корты агуына аллергия булмаса, аның чагуыннан бернинди дә зыян юк, бары файда гына, ди. Корт чакканнан соң, аның агуы канга эләгеп, бөтен организмга тарала. Аңардан исә иммунитет яхшыра, кан сыеклана, холестерин күләме кими икән. Апитерапевт әйтүенчә, борынгы Русьта кешеләр бер-берләренә, сәламләү сүзе урынына, «Корт чаксын үзеңне!» дигәннәр. Бу үзенә күрә яхшы теләк саналган.
- Дамир абый, балның файдасы турында беләбез. Ә менә бал кортларының үзләрен махсус чактыртып, нинди авырулардан дәваланырга була?
- Буын, умыртка баганасы, нерв системасы авырулары, остеохондроз, ревматизм вакытында аеруча яхшы нәтиҗәләр бирә. Умыртка баганасында бүсер булганда да кортлардан чактырабыз. Бу хроник авырулардан тулысынча котылу дигән сүз түгел, әлбәттә. Авыру кузгалган вакытта аның авыртуларын басабыз. Ә моның өчен елга бер дәвалану курсы үтү дә яхшы.
- Дәвалану курсы ничә процедурадан тора?
- Ун процедура үтәргә кирәк. Әйткәнемчә, хроник авырулары булганнар елына бер тапкыр килеп дәваланып китә. Остеохондроз вакытында авыртулар 3-4 көннән дә басыла. «Рассеянный склероз» диагнозы белән килгән бер пациентым инде җиде елдан артык йөри. Ул башта, көзен килеп, көнаралаш ун процедура үтә. Аннары ел әйләнәсендә атнага 1-2 тапкыр без аңа корт утыртабыз. Шул рәвешле авыруына көчәергә ирек бирмибез. Герпестан җәфаланган бер пациентым аннан котылу өчен ничек кенә дәваланып караса да, алга китеш булмаган. Ул хәтта Кытайга да барып дәваланып караган. Ә менә миңа килеп кортлардан чактыра башлагач, нәтиҗәсе күренде. 1-2 айдан хәле яхшырды. Үзебезнең хастаханәдә эшләүче бер хезмәткәр баш бармагын җәрәхәтләде. Киселгән урын бик тирән булып, бармагы селкенми иде. Аңа хәтта инвалидлык та бирергә теләделәр. Монда да бал кортлары ярдәмгә килде. Берничә процедурадан соң бармагы хәрәкәтләнә башлады. Бу очракта инде шул бер тапкыр дәвалану да җитте.
- Корт агуы бөтен кешегә дә килешмидер?
- Дәвалану курсларын башлаганчы анализлар алабыз. Нинди авырулары бар, корт агуына аллергиясе юкмы, шуларны сорашабыз. Кан һәм сидек анализларын тикшерәбез. Кортны чактырып, реакциясен тикшерәбез. Шуннан соң гына дәвалый башлыйбыз. Дәвалану бары тик табиб күзәтүе астында гына барырга тиеш. Кайберәүләр табиб белән киңәшмичә генә дәвалана. Ярый да аның ахыры әйбәт кенә тәмамланса, үз белдегең белән дәвалану хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин бит. Йөрәк, бавыр, бөер авыруларының катлаулы төрләре, туберкулез, шикәр, инфекцияле авыруы булганнарга, кан китү күзәтелгәндә мондый төр дәвалану катгый тыела.
- Кортлардан кеше организмына якынча ничә миллиграмм агу керә?
- Җәй көне 0,4-0,6 мг булса, кышын азрак - 0,2-0,4 мг.
- Дамир абый, корттан хәтта төнәтмә ясап та эчәләр дип ишеткәнем бар. Бу чынлап та шулаймы?
- Кортта хитин дигән файдалы матдә бар. Үлгән кортны ике атна спиртта яки аракыда төнәтәләр дә сөзеп эчәләр. Аны «бальзам Мухина» дип атыйлар. Чөнки ул төнәтмәне Мухин дигән галим уйлап тапкан. Кортны суда пешереп, шул шулпаны да эчәләр. Тик боларны бары тик табиб күзәтүе астында гына эшләргә кирәк. Файда ясыйм дип, зыян ясавыгыз бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading