16+

ЕРАККА КИТЕП КАРА...

Зарыгып көткән җәйге яллар да килеп җитте. Соңгы елларда күпләр үзләренең ялларын диңгез буенда уздыруны традициягә кертте. Икенчеләр теге яки бу шәһәргә экскурсиягә йөрүне кулай күрә. Ә кемнәрдер авылга әти-әниләре, әби-бабалары янәшәсенә ашкына. Тынычлыкта рәхәтләнеп ял да итә, якыннарына да булышырга өлгерә алар. Ялның бу төрен сайлаучыларны юлга җыену мәшәкатьләре...

ЕРАККА КИТЕП КАРА...

Зарыгып көткән җәйге яллар да килеп җитте. Соңгы елларда күпләр үзләренең ялларын диңгез буенда уздыруны традициягә кертте. Икенчеләр теге яки бу шәһәргә экскурсиягә йөрүне кулай күрә. Ә кемнәрдер авылга әти-әниләре, әби-бабалары янәшәсенә ашкына. Тынычлыкта рәхәтләнеп ял да итә, якыннарына да булышырга өлгерә алар. Ялның бу төрен сайлаучыларны юлга җыену мәшәкатьләре...

Монда - кояш, тегендә - ай
Әйтик, сез Кытайга очасыз ди. Вакыт аермасы башта бик сизелми дә. Яңа тәэсирләр алып, яңа дөнья белән танышып, сез үзегезнең арыганлыгыгызны сизмәскә дә мөмкинсез. Ә менә ялның икенче көнендә тик торганда да арый башлаган кебек буласыз. Ниһаять, организмыгыз аңлый башлый: монда көн, ә өйдәгеләр анда тәмле төшләр күреп йоклый. Шулай итеп көн төн белән алышына, башыгыз да авырткан кебек була, йөрәк тибеше дә ешая, кан басымы уйный, игътибар да кими... Әмма куркырга кирәкми, бу ияләшү чорында гына шулай була. Ял итәргә барырга уйлаганда ничә көнгә барасыгызны алдан ук чамалап куегыз. Баштагы 6-7 көн ияләшүгә китә, аннары гына тулы көченә ял итәргә керешәсез. Бер генә атнага барып, рәхәтләнеп ял да итми калырга мөмкинсез.

Барган юлларың еракмы?
Ерак юлга чыгучы өчен иң зур сынау нәрсә - климатмы, әллә сәгать пояслары алмашынумы? Сәфәргә еш йөрүчеләр фикеренчә, организм өчен икенчесе авыррак бирелә. Һава торышы үзгәрүгә әллә ни игътибар да итәргә кирәкми, үзебездә дә ул еш кына буталып ала. Ә менә яңа урынга җайлашканда вакыт төрлелеге үзен сиздерми калмый. Таиланд, Япония яки Канадага баруга караганда, Мальта яки Испаниягә сәфәргә чыгу сәламәтлек өчен күпкә куркынычсызрак.
Климат үзгәрешенә килгәндә, инфаркттан соң яки башка йөрәк авырулары вакытында үз климат зонаңда гына ял итәргә кирәк. Бу олы яшьтәгеләргә дә карый, чөнки организмның яңа җиргә ияләшү мөмкинлекләре яшь барган саен кими.

Эшкә бармасаң да була
Ялдан кайтып кергәч тә, анда баргач ияләшүе авыр булган кебек, организм кабат элеккеге яшәү рәвешенә ияләнә алмый. Әле теге вакытка ияреп йөрү, хәзер кабат икенче вакыт белән яшәү күпләрдә стресс барлыкка китерә. Бу психологик яктан да, физиологик яктан да күзәтелә. Ялны яхшырак һәм күңеллерәк уздырган саен, өйгә ияләшү шуның кадәр авыррак бирелә.
Ялдан кайтуга икенче көнне үк эшкә ашкынмагыз. Берничә көнне өйдә уздырырга тырышыгыз. Ул көннәрне бөтенләй эшсез генә уздырсагыз да була. Бу көндәлек ритмны тәртипкә салу өчен кирәк. Ялның соңгы көнендә үзегез өчен берәр күңелле шөгыль дә табарга була: әйтик, яраткан фильмыгызны карагыз, паркка чыгып керегез, дусларыгыз белән очрашыгыз. Ә иртәгә эшкә барырга дигән көнне йокларга иртәрәк ятыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading