Шәһри Казан

Эзенә карап укыйбыз

Көн ахырына аяклар авырта башлый, моңа өстәп, тагын арка һәм баш сызлый. Сәбәбе - яссы табанлылык.

Табиблар әйтүенчә, җәенке табан балаларның - егерме, олыларның утыз-кырык процентында очрый. Әлеге авыру кешенең терәк-хәрәкәт аппаратының бик тиз «тузуына» китерә. Биек үкчәле аяк киеме кияргә яратучы хатын-кызлар, ирләргә караганда, бу авырудан дүрт тапкырга күбрәк җәфалана.
Авыруны ничек белергә? Аның иң беренче билгеләре - аяклар шешенә, аяк табаннары сызлый. Узган елгы туфлиләрегез тарайган кебек тоелса, яңа аяк киеменең үкчәсе һәм эчке яктан табаны чалшаеп тапталып бетсә, диагностика уздырыгыз. Аяк табанына крем сөртеп, кәгазьгә басыгыз. Анда калган эзгә карап, сәбәбен бик тиз ачыклап була.
Авыруның сәбәпләре берничә булырга мөмкин: нәселдәнлек, мускулларның зәгыйфь булуы, гәүдә авырлыгы, шикәр авыруы, дөрес булмаган - кысан, тар борынлы, биек үкчәле, калын табанлы ак киеме кию.
Яссы табанлылыкны ничек җиңәргә? Иң беренчесе - уңайлы һәм сыйфатлы итеп тегелгән аяк киеме кию. Аның үкчәсе дүрт сантиметрдан да бик биек булмаска тиеш. Бармакларны кысмасын өчен, борыны түгәрәк яки турыпочмаклы булсын. Иң яхшысы - чын күннән тегелгән аяк киеме. Өйдә кияргә ортопедик сандалилар алыгыз. Иртә белән аякларыгызга контраст душ, кич белән диңгез тозы эретелгән су процедуралары ясагыз. Ваннага җылы су тутырып, аңа өч аш кашыгы тоз салыгыз һәм шул «диңгез»дә ун минут йөрегез. Аягыгызны беркайчан да парда тотмагыз, кайнар су авыруны көчәйтә генә. Төнгә аягыгызга составында эфир майлары булган крем сөртегез. Сөт ризыкларын, бигрәк тә эремчек ашарга тырышыгыз. Балык, диңгез продуктлары, күрәгә файдалы. Аларда сөяк өчен кирәкле булган фосфор, кальций һәм калий күп.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: