16+

Файдасы нидә?

Витамин дип сөйләшәбез сөйләшүен, ә аларның күпме булуын беребез дә белми бугай. С витаминыннан кала, күбесе турында ишеткәнебез дә юктыр әле, мөгаен.

Файдасы нидә?

Витамин дип сөйләшәбез сөйләшүен, ә аларның күпме булуын беребез дә белми бугай. С витаминыннан кала, күбесе турында ишеткәнебез дә юктыр әле, мөгаен.

Аларга шул әлеге дә баягы аскорбин кислотасы, ягъни С витамины, В: В1 (тиамин), В2 (рибофлавин), В6 (пиридоксин), В12 (кобаламин), РР (ниацин, үз эченә ул никотин кислотасын һәм никотинамидны ала) төркемнәре витаминнары, фолий кислотасы (фолацин), пантотен кислотасы, биотин (Н витамины) һәм А, D, Е, К витаминнары керә. «Витамин» терминын исә 1912 елда поляк галиме Каземир Функ тәкъдим иткән. «Витамин» сүзе латинчадан «vita»+«amin», «тормыш өчен әһәмиятле амин» дип тәрҗемә ителә. Аның беренче чыганаклары булып үсемлекләр торган.
Витамин җитешмәгәннән нәрсә буласын без күз алдыбызга китерәбез анысы. Әмма кайсы витамин җитмәгәннән нинди орган зыян күрүен тагын бер кат искә төшерми булмас. Әйтик, А витамины җитмәү аркасында, балалар сукыр калырга мөмкин. Пычранган атмосфералы шәһәрдә яшәүчеләргә ультрашәмәхә нурлар җитешми. Шуңа да, авыл кешеләреннән аермалы буларак, аларга Д витамины кирәк. Һәркөн алкоголь куллану аркасында, В төркеменә кергән витаминнарны һәм фолий кислотасын югалтырга мөмкинсез. Бер тәмәке С витаминының 25-100 мг ын җимерүен дә истә тотыгыз. Галимнәр тарафыннан бу витаминның 300дән артык биологик функциясе тикшерелгән. Кешедә әлеге витамин үзеннән-үзе барлыкка килми, шуңа да аның запасын гел булдырып торырга кирәк.
Витаминнарның файдасына килгәндә, С һәм Е витамины рак барлыкка килүгә каршы тора. В витамины диңгез авыруыннан шифа.
Яшь һәм матур булып күренәсегез килсә, рационыгызга «матурлык витаминнарын» кертергә тырышыгыз. А витамины (ретинол) тиредәге күзәнәкләрнең яңарып торуы өчен җавап бирсә, В2 витамины тән тиресен кибүдән саклый. Е витамины, күзәнәкләргә кислород җибәреп, организмны тукландырып тора. С витамины картаю процессын акрынайта.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading