Шәһри Казан

Үги ана яфрагын җыеп калырга ашык

Мин һәр елны үги ана яфрагын җыеп калырга ашыгам. Әлеге үлән бик күп авыруларны җиңәргә булыша, мин исә салкын тигән вакытта аның файдасын күп күрәм. Үзем куллана торган берничә рецепт белән бүлешәсем килә: 1. Салкын тиюнең беренче билгеләре сизелүгә үк, 1 аш кашыгы киптерелгән һәм вакланган үги ана яфрагына 200...

Реклама

Мин һәр елны үги ана яфрагын җыеп калырга ашыгам. Әлеге үлән бик күп авыруларны җиңәргә булыша, мин исә салкын тигән вакытта аның файдасын күп күрәм. Үзем куллана торган берничә рецепт белән бүлешәсем килә:
1. Салкын тиюнең беренче билгеләре сизелүгә үк, 1 аш кашыгы киптерелгән һәм вакланган үги ана яфрагына 200 мл су агызып, 30-40 минут төнәтергә. Көнгә 4-6 тапкыр, 1-2 аш кашыгы эчәргә.
2. Томау төшкәндә яңа җыелган үләннең суын борынга берничә тамчы тамызырга.
3. Монысы инде күбрәк кызлар колагына: үги ана яфрагы һәм кычыткан белән ясалган төнәтмә (икесе дә бертигез күләмдә) чәчләрне ныгыта, кавыктан коткара.
Әмма бу үләнне кулланганда шуны белеп торыгыз: үги ана яфрагыннан ясалган төнәтмәләрне 2 яшькә кадәрге балаларга, йөкле хатын-кызларга, хроник бавыр авыруы булганнарга кулланырга ярамый.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: