16+

Гиппократ борчак белән дәвалаган

Борчак җир йөзендәге иң борынгы үсемлек санала. Бик күп гасырлар буе ул җирдәге кешеләрне ачлыктан коткарып калган. Борчакның туклыклы ризык кына түгел, ә дәвалау сәләтенә дә ия үсемлек икәнен беләсезме икән? Гиппократ аның белән аз канлылыкны, симерүне, йөрәк һәм калкансыман бизне дәвалаган. Борчакның сабагы белән кузагыннан әзерләнгән «шулпа», әйтик, бөерләрдәге...

Гиппократ борчак белән дәвалаган

Борчак җир йөзендәге иң борынгы үсемлек санала. Бик күп гасырлар буе ул җирдәге кешеләрне ачлыктан коткарып калган. Борчакның туклыклы ризык кына түгел, ә дәвалау сәләтенә дә ия үсемлек икәнен беләсезме икән? Гиппократ аның белән аз канлылыкны, симерүне, йөрәк һәм калкансыман бизне дәвалаган. Борчакның сабагы белән кузагыннан әзерләнгән «шулпа», әйтик, бөерләрдәге...

Борчак җир йөзендәге иң борынгы үсемлек санала. Бик күп гасырлар буе ул җирдәге кешеләрне ачлыктан коткарып калган. Борчакның туклыклы ризык кына түгел, ә дәвалау сәләтенә дә ия үсемлек икәнен беләсезме икән?
Гиппократ аның белән аз канлылыкны, симерүне, йөрәк һәм калкансыман бизне дәвалаган. Борчакның сабагы белән кузагыннан әзерләнгән «шулпа», әйтик, бөерләрдәге һәм сидек куыгындагы ташларны эреткән. Ваклап төелгән кипкән борчакны исә эч катканда кулланганнар. Сару кайнаганда борынгылар кайнар суда тоткан берничә борчак ашап куйган. Борчак тамырыннан кайнатылган чәйне хәтерне яхшырту максатыннан эчкәннәр. Аның оныннан ясалган битлек белән битне бетчәләрдән чистартканнар. Хәзерге заман тикшеренүчеләре, борчакны күп кулланган очракта, аның яман шеш һәм йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын булдырмый калырга ярдәм итүен ачыклаган. Әмма тоз утыру авыруыннан җәфаланучыларга борчакны күп ашарга ярамагынлыгын да истә тотыгыз.
Борчактан пешкән ботканы крестьян ризыгы дип уйлаучылар ялгыша. Урта гасырларда Франциядә борчак ризыклары король өстәлендә дә еш булган. Һиндстанда һәм Тибетта борчак ашын канны чистарту һәм берәр авырудан соң тиз сәламәтләнү максатыннан ашаганнар. Борчакның организмдагы артык майны чыгаруы да билгеле.
Андый-мондый үзлекләргә ия булуын составындагы витаминнар һәм микроэлементларның күплеге дә күрсәтә. Борчакта минераль тозлар, тимер, йод, магний, цинк, селен, В, А, РР, С, Е витаминнары, кальций, фосфор һәм калий бар. Аның үсемлек аксымы организм өчен кирәк булган аминокислоталар - цистин, лизин, триптофан һәм метиониннан тора. Аксым чыганагы буларак, борчак итне дә алыштыра ала. Калориялелеге ягыннан исә сыер итеннән бер дә калышмый. Шуңа да ул туклануның вегетариан традицияләре булган Һиндстан һәм Шри-Ланкада популяр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading