Шәһри Казан

Гөмбәдән аш

300 гр гөмбә, 0,5 стакан арпа ярмасы, 5-6 бәрәңге, 1 суган, кыздырыр өчен үсемлек мае, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч, 2 дәфнә яфрагы Арпа ярмасын юып, өстенә бер стакан кайнар су салып 1-2 сәгать тотабыз. Гөмбәне юып, уртача зурлыкта турыйбыз. Кәстрүлгә 2,5-3 литр су салып кайнатабыз да аңа гөмбә салабыз. Өстендәге...

Реклама

300 гр гөмбә, 0,5 стакан арпа ярмасы, 5-6 бәрәңге, 1 суган, кыздырыр өчен үсемлек мае, яшел тәмләткечләр, тоз, борыч, 2 дәфнә яфрагы
Арпа ярмасын юып, өстенә бер стакан кайнар су салып 1-2 сәгать тотабыз. Гөмбәне юып, уртача зурлыкта турыйбыз. Кәстрүлгә 2,5-3 литр су салып кайнатабыз да аңа гөмбә салабыз. Өстендәге күбекләрне җыеп, дәфнә яфрагы салабыз. 15 минут пешкәч, гөмбәне сөзеп алабыз. Суда торган арпа ярмасын гөмбә пешкән шулпага салып 40 минут кайнатабыз. Суганны чистартып, вак итеп турыйбыз да майда кыздырабыз. Гөмбәне дә майда кыздырып алабыз. Аларның икесен кушып болгатабыз да өстенә тоз-борыч сибәбез. Бәрәңгене шакмаклап турыйбыз. Барысын бергә шулпага салып, 20 минут пешерәбез. Пешеп чыгар алдыннан ашка тоз өстибез. Яшел тәмләткеч һәм каймак салып табынга чыгарабыз.

Гөмбә тозлыйбыз
Моның өчен майлы гөмбә, усак гөмбәсе, каен гөмбәсе, опята кирәк. Чистартылган гөмбәне 20 минут пешерәбез. Аннары дуршлагка салып суытабыз. Бу вакытта тозлык әзерлибез. Бер литр суга 1,5 аш кашыгы тоз, укроп, кара борыч, сарымсак, ачы борыч, дәфнә яфрагы (һәр банкага 1әр яфрак) кирәк. 1,5 литрлы банкаларга 1әр аш кашыгы 25 процентлы аш серкәсе дә салабыз. Гөмбәне стерильләштерелгән банкаларга тутырып, өсләренә кайнар тозлык һәм иң өскә 1 бал кашыгы кайнар үсемлек агызабыз. Капкач белән ябып, башларын аска каратып куябыз.
Гөмбәдән тәмле солянка
Моның өчен безгә 1 литр үсемлек мае, түгәрәкләп туралган 0,5 кг баллы борыч, 1,5әр кг суган, кишер, кыяр, помидор, озынча итеп туралган кәбестә, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 300 гр пешкән гөмбә, тәменчә тоз, борыч, дәфнә яфрагы кирәк булачак. Кызган майда иң элек кишерне кыздырабыз, аңа суган өстибез, берничә минут кыздыргач, кәбестә, шикәр комы салып, берәр сәгать пешерәбез. Катнашмага болгар борычы, кыяр, помидор, гөмбә, аш серкәсе, тоз, борыч, лавр яфрагы салабыз. Барысын бергә тагын 40 минут кайнаткач, банкаларга тутырып куябыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    545
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    456
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    342
    0
    0
Ночной режим