16+

ГРИПП ИШЕК ШАКЫЙ – вакцина кадатабызмы?

Республикада менә инде бер айдан артык гриппка каршы вакцина кадату процессы бара. Грипп белән авыручыларның артуы, гадәттәгечә, гыйнвар аенда булыр дип көтелә. Шуңа күрә табиблар вакцинаны 1 декабрьгә кадәр ясатып калырга киңәш итә, чөнки иммунитет прививка ясатып 2 атна-30 көн узгач барлыкка килә һәм 6-12 ай дәвамында саклана. Өстәвенә быел...

ГРИПП ИШЕК ШАКЫЙ – вакцина кадатабызмы?

Республикада менә инде бер айдан артык гриппка каршы вакцина кадату процессы бара. Грипп белән авыручыларның артуы, гадәттәгечә, гыйнвар аенда булыр дип көтелә. Шуңа күрә табиблар вакцинаны 1 декабрьгә кадәр ясатып калырга киңәш итә, чөнки иммунитет прививка ясатып 2 атна-30 көн узгач барлыкка килә һәм 6-12 ай дәвамында саклана. Өстәвенә быел...

Әмма күп кеше вакцина ясатуга бик сак карый һәм ясатмавың хәерлерәк дип саный. «Вакцина кадаткан идем, авырудан башым чыкмады, киресенчә, зыян гына ясады ул миңа» кебек сүзләрне дә ишетергә туры килә. «Татар-информ» агентлыгында узган онлайн-конференциядә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина гриппка каршы прививка ясатуның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләде һәм халык арасында йөри торган төрле имеш-мимешләргә ачыклык кертте. «Вакцина ясатуның плюслары минусларына караганда күбрәк. Ул җитди процедура булып тора. Шуңа күрә, аннан соң да теләсә нинди медицина процедурасыннан соң булган кебек үк, төрле тискәре күренешләрнең булуы ихтимал. Температура күтәрелергә, баш авыртырга, ниндидер бер хәлсезлек күзәтелергә мөмкин. Әмма болар 2-3 көн үтүгә үк юкка чыга. Бу уңайсызлыклар, әлбәттә, грипп эләктереп авыруга караганда бик күпкә җиңелрәк кичерелә. Өстәвенә әлеге билгеләрне вакцина кадатучыларның бары 1 проценты гына сизәргә мөмкин. Авырып китүемә шул вакцина кадату гына сәбәпче булды дип фикер йөртү берничек тә дөреслеккә туры килә алмый. Бу теоретик яктан да, практик яктан да була алмый торган хәл, - ди белгеч. - Моның сәбәбе бөтенләй башкада: кеше вакцина кадаткан вакытта инде авырый башлаган булырга мөмкин, шуңа күрә, бу бары очраклылык кына булып тора. Моннан тыш, грипп вирусыннан кала, аңа охшаган тагын 200гә якын вирус бар бит әле. Шунлыктан, вакцина кадаттым да авырдым дип әйтү - хата».
Бездә, нигездә, ике төрле вакцина кулланыла: «Гриппол» - монысы олылар өчен һәм балаларга чистарак «Гриппол плюс» вакцинасын кадыйлар.
Табиб килгәнче
Авыруны күп вакытта аяк өсте генә уздырырга гадәтләнгән инде без. Иртән торгач, берәр дару кабабыз да, хәл җиңеләеп киткәндәй була һәм тизрәк эшкә чыгып йөгерәбез. Гриппны исә һич кенә дә аяк өстендә үткәрергә ярамый - аз дигәндә, җиде көн ял сорала, урын өстендә ятарга кирәк, ди табиблар. Авырып китсәгез, табибны чакырту мөһим. Ул килгәнче исә:
- температура озак вакыт югары булса (38,5-39), аны төшерә торган даруларны эчәргә кирәк (аспирин исә искәрмә булып тора, аны эчмәскә кушалар, чөнки ул төрле өзлегүләр китереп чыгарырга мөмкин);
- күбрәк сыеклык эчегез: сөтле яки лимонлы чәй файдалы булыр;
- үз белдегегез белән генә дару кулланмавыгыз хәерле, табиб килгәнне көтегез.
Кулларны еш юу - иң яхшы чара
Вакцина кадатудан тыш, табиблар гриппка каршы профилактиканың иң яхшы ысуллары дип түбәндәгеләрне күрсәтә һәм һич югы шуларны булса да үтәргә куша:
- грипптан саклануның иң гади һәм нәтиҗәле ысуллары ул - кулларны сабынлап ешрак юу, икенчесе - яшәү һәм эшләү урыныгызны еш җыештырып тору, даими рәвештә җилләтү;
- битлек киеп йөрү;
- профилактиканың тагын бер ысулы - борынны юу;
- дөрес туклануга зур игътибар бирергә кирәк: яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау файдалы;
- грипп белән авыручылар бик нык күбәйгән вакытта, халык күп җыела торган урыннарга бармавыгыз хәерле.
Мария Патяшинаның әйтүе буенча, узган елны, күп еллар эчендә беренче тапкыр, грипп эпидемия бусагасын узып китмәгән, чөнки 2011 елда барлык халыкның 25,6 проценты гриппка каршы прививка ясаткан булган. Бу - республикада яшәүче һәр дүртенче кеше дигән сүз. Шуның нәтиҗәсендә вирус бик нык тарала алмый кала.
Вакцинаны сәламәт булганда ясатырга кирәк. Гриппка каршы вакцинаны ясатырга ярамаган очраклар да бар:
- кискен авырулар вакытында;
- хроник авырулар көчәйгәндә;
- үзегезне начар хис итсәгез;
- инде грипп белән авырый башласагыз;
- йомырка агына аллергия булган кешеләргә, чөнки ул вакцина составына керә.

Ә сез гриппка каршы прививка ясатасызмы?
Зөлфия Вәлиева, ТРның атказанган артисты:
- Менә улым Кәрим ясатып кайткан әле, белмичә дә калганмын. Вакцина ясатканнан соң зарланмады, үзен яхшы хис итә. 3 нче сыйныфта укый ул. Үземнең ясатканым булмаса да, гриппка каршы прививка ясатуны кирәк дип саныйм. Мәктәптә укучыларга бигрәк тә, чөнки анда кеше күп, авыруны эләктерү ихтималы да зуррак. Ирем Тәлгать кенә аңа шикләнебрәк карый.
Ләйсән Гыймаева, җырчы:
- Гриппка каршы вакцина ясатмыйм мин. Гомумән, мин аңа каршы. Элегрәк ясатканым бар иде, әмма аннан соң үземне начар хис иттем. Балаларыма да ясатмыйм. Авырганнары юк, Аллага шөкер, күз генә тимәсен! Традицион ысулларны грипптан иң яхшы профилактика дип саныйм: суган белән сарымсакка ни җитә!
Лилия Каюмова, газета укучы:
Табиблар үзләре килеп ясап китсәләр, каршы килмәс идем. Ә болай аның артыннан йөрергә вакытым юк. Прививка ясатуның зыяны юк дип уйлыйм. Белгечләр белми генә кушмас...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading