Арча районының Наласа авылында яшәүче Гөлчирә апа Нәҗметдинова үзен халык табибы да, дәвачы да дип санамый.
Үзе әйтмешли, ул фәкать дару үләннәре җыеп киптерүче, сорап килсәләр, аларны биреп, ничек кулланырга кирәклеген генә өйрәтүче. Шулай да «дәвачы Гөлчирә апа кайсы йортта яши?» дип, аны эзләп килүчеләр күп, ди авылдашлары.
Күп еллар китапханәче булып эшләп, хәзер лаеклы ялга чыккан Гөлчирә апа электән үк дару үләннәре турында укырга яраткан. Төрле авырулар, аларны дәвалау ысуллары турындагы, халык медицинасына кагылышлы газета-журналларын да күп алдырган. Ә менә файдалы үләннәрне чынлап торып җыю, киптерү һәм алардан төрле катнашмалар ясау эшенә керешүгә чормада ятып саргаеп беткән бер брошюра сәбәпче булган.
- Унбиш-уналты яшьләремдә Ташкенттан әнинең энесе кайтты. Менә, сеңлем, моның сиңа кирәге чыгар әле дип, юка кәгазьле бер кечкенә генә китапчык тоттырды. Кешегә күрсәтмә, көче югалмасын, дип тә өстәде. Анда төрле дәвалау ысуллары язылган иде. Яшь вакытта бит андый нәрсәләргә игътибар итмисең, кызык нәрсә түгел икән бу дип, китапларым янына куйдым. Аның турында бөтенләй оныттым. Моннан биш-алты ел элек мин аны чормадан таптым. Әни аны, саргаеп беткән кәгазьдә булгач, Коръән, иске татар язулы башка китаплар белән бергә шунда менгезгән булган. Чормага да шул Коръәнне эзләп менгән идем мин. Ул вакытта авыл мәчетенә дин дәресләренә йөргәләдем. Теге дини иске китаплар чормада ятмасын, тузаннарын кагып, өйдә саклармын дип, шуларны букчасы белән бергә алып төштем, - дип сөйли Гөлчирә апа.
Алар арасыннан Ташкенттан абыйсы алып кайткан теге китапчык та килеп чыга. Ныклабрак укып караса, анда Тибет шаманнарының дәвалау ысуллары дип язылган була. 1763 елда чыккан китап иске рус хәрефләре белән язылган. Әмма кызыксынуы көчле булганга, Гөлчирә апа аларны укып чыга. Тормышта да кулланырга була бит дип, үзебездә үскән дару үләннәрен әзерли башлый. Үзебезнең җирлектән табып булмаганнарын әлеге дә баягы медицина газеталары аша табыштыра. Үзе кебек һәвәскәр дәвачылар аңа кирәкле үләннәрен җибәрә. Газеталарда чыккан файдалы киңәшләрне ул электән үк кисеп җыеп барган, шуларны да карап-укып чыгарга иренми. Кайсы үләннең нәрсәдән файдалы икәнен ныклап өйрәнеп бетергәч, спиртлы төнәтмәләрен дә ясарга керешә. Аяк-куллар сызлаганнан, шикәр авыруын, яман шешне дәвалый торганнарын сорап килүчеләр күп ди.
- Табиб исемен миңа халык бирде. Беркемгә дә сөйләп йөргәнем булмады, берәрсе файдасын күрә дә танышын җибәрә. Ярдәм итегез инде дип килүчеләрне кире борып җибәрә алмыйм, булган дару үләннәрен бирәм, рецептларын өйрәтәм, - ди һәвәскәр дәвачы.
Гөлчирә ападан киңәшләр
Соңгы вакытта күпләр ютәлне дәвалый алмаудан зарлана. Йөткерүдән мандарин кабыгы булыша. Мандаринны юып әрчисең дә кабыгын кайнап торган ике стакан суга салып кайнатасың. Суынгач, сөзеп алып, көненә өч тапкыр яртышар стакан эчәсең.
Дәвалану максатыннан төнәтмәләр әзерләгәндә, эмаль савыт кулланырга киңәш итәм. Дару үләннәрен кайнаткач, савытыбыз саргая дип тә әйтүчеләр бар. Савытыгызны жәлләмәгез, аннары китеге, чатнаган урыны булганын да кулланмагыз. Алар белән бергә суга авыр металл кушылмалары эләгергә мөмкин.
Температураны төшерү өчен аякларны аш серкәсе белән уарга киңәш итәм. Бу ысул кечкенә балаларга да ярый.
Бавырны чистарта торган рецепт: ике стакан суга бер уч суган кабыгы, биш аш кашыгы гөлҗимеш, ике аш кашыгы нарат ылысы салып кайнатырга. Суган кабыгын әйбәтләп юарга кирәк. 4-5 минут кайнаткач, суытасың да сөзеп алып көненә өч тапкыр яртышар стакан эчәргә. Җиңелрәк ысулы: әлеге катнашманы кичтән термоска тутырып, өстенә кайнар су коясың да иртән син торышка әзер дә була.
PS. Рецептларны кулланыр алдыннан дәвалаучы табибыгыз белән киңәшләшегез.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар