16+

Хатын-кызга магний кирәк!

Соңгы елда бик тиз кызып китүчәнгә әйләндем, шул ук вакытта зур хәлсезлек тә сизелә. Йөзем дә ямьсезләнде, битемдәге җыерчыклар да күбәйде. Кыскасы, организм бик нык талчыкты. Моның сәбәбен берничек тә белә алмадым. Шул вакытта миңа табиблар, моның сәбәбе оргнизмга магний җитмәү булырга мөмкин, диделәр һәм көндәлек рационга составында әлеге элемент...

Хатын-кызның матурлыгы һәм сәламәтлеге магнийга бик нык бәйле икән ул. Тынычландыру үзлегенә ия булган әлеге элемент организмга көч бирә, ярсып китүчәнлекне киметә, эч авыртуларны бетерә, күкрәктә барлыкка килгән авырлык хисен киметергә булыша. Өстәвенә ул кан басымын җайга сала.
Шулай итеп, мин беренче чиратта каһвә эчми башладым, тозлы ризыклардан, газлы сулардан баш тарттым, чөнки алар барысы да организмнан магнийны чыгара. Үстерелгән бодай, төрле яшел тәмләткечләр, көнбагыш, кабак төше, кунжут орлыгы ашый башладым. Көндәлек рационга әз-әзләп киптерелгән җимешләр керттем, составында магний булган минераль су эчтем. Ярмаларга килгәндә, солы, дөге ярмасы, фасоль, ясмык һәм борчакны күбрәк куллана башладым.
Берникадәр вакыттан соң югарыда саналган барлык билгеләр дә бетте. Яшәү көче артты, яшәреп киткәндәй булдым, йөземә дә алсулык йөгерде. Кызып китүчәнлегем дә юкка чыкты. Чыннан да, моның сәбәбе магнийга бәйле булган икән. Шуңа күрә хатын-кыз өчен көндәлек рационда магнийга бай ризыкларны куллану бик әһәмиятле.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading