Шәһри Казан

Холестерин да кирәкле әйбер

Әллә нигә бер тапкыр кан анализы биреп, холестерин югары, дигән җавап ишеткәч, аптырашта калабыз. Аны ничек итеп киметү юлларын эзләргә тотынабыз. Ашау-эчү әйберләренең этикеткаларына игътибар беләнрәк карасак, күбесендә «холестеринсыз» дигән язу күрергә була. Холестерин организм өчен бик куркынычмыни соң?!

Реклама

Чынлыкта, холестерин - организм өчен кирәкле әйбер. Ул, нигездә, бавырда барлыкка килә торган һәм организмның яхшы эшләве өчен әһәмиятле булган липид (май). Аның яртысын организм үзе эшләп чыгара, калганы ашаган ризык аша керә. Әмма холестерин нормадан артып китсә, бу бик тә сагайтырга тиеш, чөнки бу вакытта ул кан тамырлары стеналарына утыра башлый. Нәтиҗәдә, кан агышы начарлана, төерләр хасил була. Нәкъ менә шуның нәтиҗәсе буларак, инфаркт һәм инсульт килеп чыга, атеросклероз (артерияләрнең кысылуы һәм тыгылуы) һ.б. йөрәк-кан тамырлары авырулары барлыкка килә. Холестеринның ике төре бар: халык телендә аны «яхшы холестерин» һәм «начар холестерин» дип атыйлар. «Начар холестерин»нан кан тамырларында төерләр барлыкка килә, ә менә «яхшы холестерин»ны икенче төрле йөк транспорты белән дә чагыштырып карарга була. Ул күзәнәкләрдән «начар холестеринны» чыгаручы булып тора.

Нормасы нинди?
Статистика мәгълүматларына карасак, безнең арада бары 5 процентыбыз гына үзенең холестеринының күләмен белә. Чагыштыру өчен, АКШ һәм Европада бу сан 80 процентка тигез. Сәламәтлеккә карата мондый салкын караш йөрәк-кан тамырлары авырулары күплегенең сәбәбен дә аңлатып тора. Ә сезнең холестериныгыз нинди икән?
- Холестерин яхшы - 5 ммоль/л;
- холестерин аз гына югары - 5 һәм 6,4 ммоль/л арасында;
- холестерин уртача югары - 6,5 һәм 7,8 ммоль/л арасында;
- холестерин бик югары - 7,8 ммоль/л дән югары булса.
Холестеринның югары булуы ачыкланса, шунда ук аны киметү чараларын күрергә кирәк.

Холестерин ни өчен күтәрелә?
Кандагы холестеринның күтәрелү сәбәпләре күптөрле. Моңа:
- майлы ризыклар ашау,
- аз хәрәкәтләнү,
- артык килограммнар булу,
- начар гадәтләр (тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр эчү), кайбер авырулар һ.б. тәэсир итәргә мөмкин.

Хәрәкәт күбрәк кирәк
Холестеринның нормадан югары булуы ачыклану бу тау кадәр дару эчәргә кирәк дигән сүз түгел әле. Иң элек табиблар һәр кеше өчен махсус диета билгели. Мәсәлән, Казан шәһәрендә яшәүче Самат абый, хәле начарланып киткәч, хастаханәгә барган. Анализлар холестеринның югары булуын күрсәткән. Табиблар аңа беренче чиратта майлы ризыкларны ашамаска кушкан. Холестерин югары булганда, шулай ук майонез, эремчек пасталары, күмәч, дуңгыз мае (сало), туңдырма, тортлар, конфетлар, маргарин һ.б. ашау киңәш ителми. Ә менә туклану рационыннан йомырка, сыр һәм сөт продуктларын (алар майсызландырылган булырга тиеш), шулай ук сыер маен да бик аз күләмдә генә ашарга кушалар. Диета физик нагрузкалар белән бергә алып барылырга тиеш. Аерым алганда, күбрәк җәяү йөрегез, шулай ук велосипедта да җилдерергә була. Тагын бер мөһим шарт - йокы режимы дөрес булсын (тәүлеккә 8 сәгать).

Игътибар!
Ир-атларда холестеринның нормадан югары булуы ешрак күзәтелә. Яшь бару белән, атеросклероз барлыкка килү ихтималы арта.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: