Шәһри Казан

Хром остеопорозны булдырмый

Үзендә арыганлык сизә, йокысызлыктан җәфалана, баш авыртулары ешая башласа, күпләр табибка мөрәҗәгать итә. Биргән анализлары исә барысы да яхшы кебек. Моның сәбәбе исә организмга хром кебек мөһим микроэлемент җитмәүдә икән.

Реклама

Камыр ризыклары, кондитер әйберләре рационыгызның нигезен тәшкил итә икән, аптырарга да кирәкми, чөнки хром җитмәгәндә кеше баллы әйбергә кызыга башлый. Артык гәүдә авырлыгыннан, шикәр авыруыннан җәфаланучыларга да кагыла бу. Йөкле яки бала имезә торган хатыннарда да хром җитешмәскә мөмкин, чөнки аның бөтен запасы сөт белән балага китә. Авыр физик эштә эшләүчеләр һәм спортчыларда да күзәтелә ул.
Хромның организмда булырга тиешле күләме - 6-12 мг. Хром ябыгырга теләүчеләр өчен дә кирәк. Ул, баллы ризык ашауны гына туктатып калмый, тазарудан да саклый, чөнки углевод һәм май алмашын көйләп тора. Хром күләме кимүгә, сарыф ителмәгән глюкоза майга әверелә. Ә күп булганда, киресенчә, майны үзләштерергә ярдәм итә. Тик моның өчен диванда ятарга түгел, спорт белән шөгыльләнергә кирәк.
Хром атеросклероздан һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан да саклый - кан басымын көйли, организмнан «начар» холестеринны чыгара. Калкансыман биз өчен дә хромның роле зур. Организмда йод җитешмәгән очракта ул аны да алыштыра ала. Кырык яшьтән соң тарала торган глаукоманы булдырмауда да бу микроэлемент мөһим. Шулай ук остеопороз булуны да кисәтә.
Хром нинди ризыкларда бар соң? Иң күбе ул бавырда, иттә, чүпрәдә, чикләвектә һәм арпа ярмасында. Ул шулай ук сөттә, алмада, диңгез продуктларында, брокколида, күкәйдә дә бар. Кара чәйдә һәм какаода да күп ул. Тик термик эшкәртелүдән соң хром кими, шуңа да, җиләк-җимешләрне чи килеш ашавыгыз хәерле.
Хромга БАДлар кулланып та «баеп» була, әмма иң элек табиб белән киңәшләшегез. Ни өчен дигәндә, хромның күп булуы шулай ук куркыныч: аллергия, экзема барлыкка килергә мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: