16+

Хәзер бәрәңге кортына каршы агу сибәргә ярыймы?

Ни хикмәт, «Престиж» белән агулап утыртсак та, быел бәрәңгегә корт ияләшкән. Нишләргә дә белмибез? Хәзер кортка каршы агу сиптерергә ярыймы?

Хәзер бәрәңге кортына каршы агу сибәргә ярыймы?

Ни хикмәт, «Престиж» белән агулап утыртсак та, быел бәрәңгегә корт ияләшкән. Нишләргә дә белмибез? Хәзер кортка каршы агу сиптерергә ярыймы?

Фәридә Гафиятуллина, Яшел Үзән районы.



Бакчачы Фарсель Зыятдинов аңлатуынча, орлык бәрәңгене «Престиж» белән агулап утырту - ул әле 100 процент корт килми дигән сүз түгел. Колорадо коңгызы, гадәттә, 60 сантиметр тирәнлектә кышлый. Җылыда өскә күтәрелә. «Престиж» белән эшкәртелгән бәрәңгене ашаганга, ул өслеккә чыгып җитә алмый. Әмма күршедәге бакчаларда бәрәңге агулап утыртылмаган икән, андагы колорадо коңгызлары эшкәртелгән бакчага да килеп кунарга мөмкин. Хәзер, чәчәк атып бетергәннән соң, бәрәңгегә корт әллә ни зыян китерми, шуңа агу сибәргә кирәк түгел. Корттан бигрәк, быел бәрәңге өчен фитофтороз авыруы куркыныч. Күпләр, бәрәңге карала, чери, сабагы корый, дип зарлана. Мондый бәрәңгене хәзердән үк алсаң яхшырак. Корыган, саргайган, яфраклары кипшенгән бәрәңге сабагын чабып, бәрәңгесен алырга һәм араларга кирәк, авырулары, каралганнары сакларга яраклы түгел.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading