16+

ИГЕНЧЕ БӨҖӘКЛӘР

Табигатьнең әлеге мәлендә җир куенына салган һәр орлык, агач үсентесе гөрләп үсеп китәр сыман. Бүген бер метр җир кишәрлеге булганнар да, зур-зур агрохолдинг җитәкчеләре дә өметле күзләре белән җиргә бакканнар. Бер уйласаң, искитмәле дә инде: нәни генә орлыктан әллә нинди нигъмәтләр үсеп өлгерсен әле. Бу көннәрдә бар кеше дә нидер...

ИГЕНЧЕ БӨҖӘКЛӘР

Табигатьнең әлеге мәлендә җир куенына салган һәр орлык, агач үсентесе гөрләп үсеп китәр сыман. Бүген бер метр җир кишәрлеге булганнар да, зур-зур агрохолдинг җитәкчеләре дә өметле күзләре белән җиргә бакканнар. Бер уйласаң, искитмәле дә инде: нәни генә орлыктан әллә нинди нигъмәтләр үсеп өлгерсен әле. Бу көннәрдә бар кеше дә нидер...

Ике түтәл кишерең тишелмәсә дә, чүп үләне басса да, әллә ни куркыныч түгелдер, бәлки. Хәер, бу минем, бакчачы булып бетмәгән бакчачының фикере генә, җирең булып хезмәтен куйгач, уңышын алу зарури. Шулай да гектарлы басуларың тишелмәсә, корт басса, нишләрсең?! Шушы урында, фәлсәфи уйларны читкә куеп, җир эшенең чын белгечләре белән сөйләшеп алыйк әле. Моның өчен мин Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан бүлекчәсенә юл тоттым. Әлеге үзәк 2007 елда оешкан һәм үзенең эшчәнлеген иген кырларын, жиләк-җимеш һәм яшелчәләрне саклау, яклау юнәлешендә алып бара. Үзәктә булып кайтканнан соң, икмәк өчен көрәш дигән сүзне олы мәгънәсендә аңлый башладым. Күпләребез, көрәш дигәндә, иң элек басу-кырлардагы авыр хезмәтне күз алдына китерәбез. Әле бит ничаклы корткыч бөҗәкләр, чүп үләннәре, үсемлекләрдә була торган йогышлы авырулар бар. Иң гаҗәбе - әлеге күзгә бик күренмәгән дошманнар үзләре өчен уңайлы булган табигать шартларын, җир хуҗаларының игътибарсызлыгын көтеп кенә торалар да һөҗүмгә күчәләр. Саранчаны гына алыйк: юлында очраган бар иген кырларын кырып-бетереп бара, коралланган гаскәрдән киммени?!.
- Эшчәнлегебезнең төп юнәлешләренең берсе - фәнгә, тикшеренүләребезгә, күзәтүләребезгә нигезләнеп, иген басуларын, кырларны һәртөрле корткычлардан саклау, - ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесенең үсемлекләрне саклау буенча урынбасары Алмаз Гыйнятуллин. - Табигать шартларын ел дәвамында күзәтеп барабыз һәм шуңа нигезләнеп мониторинг үткәрәбез. Мәсәлән, басулар кардан тиз арынганда, нинди чүп үләннәр тамыр җәячәк, кайсы корткыч бөҗәкләрдән куркыныч яный? Кышның салкын яки коры булуына карап, нинди корткычлар үлеп бетә, кайсылары, киресенчә, үрчи? Безнең үзәк менә шушы мәгълүматларны җыйнап, нәтиҗәләр чыгарып Республикадагы авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә үз киңәшләрен бирә, сакчыллык чараларын күрергә чакыра. Республиканың бер районының кырлары ниндидер зыян күргән икән, барып тикшереп, күрше районнарны да кисәтәбез.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесенең орлыкчылык буенча урынбасары Рафис Хәбибуллин яхшы уңышның нигезе орлыкның сыйфатында дип исәпли: «Орлык яхшы булса, уңышның бермә-бер югары буласын һәркем белә, әлбәттә. Ә шулай да орлыкчылыкка карата куелган таләпләр хуҗалыклар тарафыннан үтәлә дип әйтеп булмый. Чәчү орлыгы, җиргә салганчы, өч тапкыр тикшерү үтәргә тиеш. Әлеге эшләрне башкару өчен, федераль бюджеттан билгеле күләмдә акча да каралган. Ул акча районнарга бүленеп бирелә. Бу якынча барлык чәчүлек җирләргә кирәкле орлыкның яртысыннан артыгын тикшерергә җитә. Игенчелек белән шөгыльләнүче хуҗалык җитәкчеләренең орлыкның сыйфатына карата битарафлыклары кайвакыт хәйран калдыра. Бу очракта без капитализм белән социализм чигендә яшибез кебек. Социализмнан калган гадәт буенча, чыбыркылаганны, югарыдан фәрман килгәнне көтәбез. Шул ук вакытта, капиталистлар кебек акча да саныйсыбыз килә. Янәсе, бу кирәкме безгә, кирәкмәгәнгә акча түкмибезме? Әлбәттә, җирнең чын хуҗасы орлыкның сыйфаты өчен акчасын жәлләмәячәк».
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстандагы бүлекчәсе белгечләре республиканың районнарыннан кайтып керми диярлек. Һәр районда үзәкнең урында торып эшли торган вәкилләре дә бар. Яңалыклар, мәгълүматлар, мониторинг нәтиҗәләре районнарга атна саен җибәрелеп бара. Ә ел буе алып барылган күзәтүләргә нигезләнеп орлыкчылык һәм үсемлекләрне яклау буенча алдагы елга тәкъдимнәр китапчык итеп бастырылып таратыла.
Үзәкнең эшчәнлеге әле моның белән генә чикләнми. Үсемлекләрне саклау бүлеге җитәкчесе Полина Никитина мине лаборатория белән таныштырды. Лаборатория сүзе үзе үк ниндидер тылсымлы, гади булмаган дөньяга алып керә кебек. Мин дә ак халатлар киеп лабораториядә йөргәндә бала-чага кебек гаҗәпләндем. Әлбәттә, бер язмада гына бар күргәннәрне тәфсилләп язу мөмкин түгел. Күзгә күренмәс күзәнәкләрдән корткычларга каршы көрәшә торган нәтиҗәле биопрепаратлар әзерләнә монда. Сүз химик препаратлар турында бармый. Мондагылар бар да тере һәм кешеләр өчен зарарсыз. Тере дигәннән, банкаларга салынган биопрепаратлар, бала үстерелгән кебек, «бишек»тә тирбәтелеп үстерелә, шундый процесстан да үтәләр. Гаҗәп түгелмени инде менә шушы?! Биредә җитештерелгән биопрепаратларны зур хуҗалыклар да, аерым кешеләр дә ала икән. Полина Никитина химик препарат куллангач үсемлек ни кичерә дә, биопрепараттан соң нинди була икәнлеген дә күрсәтте. Бактың исә, химик юл белән эшкәртелгәннән соң, үсемлекләр стресс ала, тамырлары куырылып киткәндәй була икән. Менә шуннан соң үсемлекләр берни тоймый, белми диген?! Мине гаҗәпләндергән тагын бер нәрсә - биредә бөҗәкләр дә үрчетәләр. Әлбәттә инде, сүз файдалы «таракан»нар турында бара. Алар корткыч бөҗәкләргә каршы көрәштә кулланыла. Аларның кайберләре белән сез дә таныша аласыз.
Күп агулы паразит - йомырка ашаучы. Ул борчакта, бәрәңгедә, күпьеллык үләннәрдә, кәбестәдә, алма агачында булган зарарлы бөҗәкләрдән арынырга булыша. Төгәлрәк әйтсәк, ана бөҗәк үзенең йомыркаларын зарарлы бөҗәкнең йомыркаларына сала, тегеләре исә әлеге корткычларны ашыйлар. Трихограмманы сатып алып кулланырга була.



Алтын күз (златоглазка - Chrisopa carnea) файдалы бөҗәкләрдән санала.
Ул 76 төрле зарарлы бөҗәкләрне ашап юк итәргә сәләтле. Аның личинкалары ашап туймас, бер личинка тәүлегенә 50-60 үсемлек бетен юк итә. Бакчачылыкта куллану өчен «Россельхозцентр»ның Казанда урнашкан бүлекчәсендә аның личинкалары үрчетелә. Җиләк-җимеш агачларында, чәчәкләрдә, кыярда, помидорда үсемлек бетләре, талпан һәм кокцидлар күренә башласа, алтын күзнең личинкаларын җибәрергә кирәк.

Биопрепаратлар
Химик ашламалар һәм препаратларның кеше организмы өчен зарарлы икәнлеген һәркайсыбыз белә. Шулай да бәрәңге бакчаларын да, җиләк агачларын да агулый торабыз. Югыйсә бүген бу зарарлы препаратларны алмаштырырлык биопрепаратлар да бар. Күпләребез бу турыда белеп кенә бетерми. Сорауларыгызга тулырак мәгълүмат алу өчен, түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә аласыз:
420059, Казан шәһ., Даурия ур., 14, телефон: 277-88-18, 277-88-76. Белгечләр сезгә ярдәмгә килергә әзер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading