16+

«Җиләк җыйганда, җирдән энергия аласың»

Арча районы урта Бирәзә авылы килене Миләүшә апа Лотфуллина редакциягә килеп кергәч, таш диварларыбызга кояш нуры иңгән кебек булды. Ул безгә, җәй көне таш-кирпеч, тузан исен иснәп интеккән журналистларга, җиләкле җәй исен алып килгән. - Кызлар, менә җиләк җыеп кайттым әле. Андагы җиләкне күрсәгез, исең-акылың китәр. Әйдәгез, сезне дә алып...

Арча районы урта Бирәзә авылы килене Миләүшә апа Лотфуллина редакциягә килеп кергәч, таш диварларыбызга кояш нуры иңгән кебек булды. Ул безгә, җәй көне таш-кирпеч, тузан исен иснәп интеккән журналистларга, җиләкле җәй исен алып килгән.
- Кызлар, менә җиләк җыеп кайттым әле. Андагы җиләкне күрсәгез, исең-акылың китәр. Әйдәгез, сезне дә алып барам. Каен җиләкләре виктория хәтле! - дип, безнең күңел кылларын кытыклый башлады ул.
Миләүшә апа җиләк җыеп инде бер зур суыткычын тутырган икән, хәзер ларны тутырырга керешкәннәр. Элек җиләктән күпләп кайнатма ясаган булса, хәзер витаминнары да яхшырак саклана дип, туңдыра гына икән.
- Җиләк җыюы - үзе бер рәхәт. Без кечкенә чакта эре-эре җиләкләр үсеп утыручы печәнлекләргә кертмиләр иде. Әти каравылчы белән сөйләшеп кенә авыз итә ала идек Ходай биргән нигъмәтне. Хәзер күпме теләсәң, шуның кадәр җыя аласың. Тыеп торучы юк, - ди Бирәзә килене.
Миләүшә апаның тормыш иптәше Фоат абый да бик оста җиләкче. Җиде яшьлек уллары да кул астына керә башлаган. Иртән вакытлары булмаса, кич белән чыгып китәләр дә, караңгы төшкәнче, җиләк җыялар икән бергә.
Кайвакыт төнге уникегә хәтле чистартабыз. Элек мин әнигә шакката идем. Ул эштән кайта да җиләккә китә, чиләкләрен тутырып өйгә кайта да янә эшкә керешә. Хәзер мин шулай. Баксаң, җиләк җыйганда, җирдән энергия аласың икән, - ди Миләүшә ханым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading