16+

Иртән нәрсә ашамаска?

Диетологлар иртә бе­лән, ягъни иртәнге аш вакытында ашарга ярамый торган продуктлар турында җиткерә. Аларны ашап, үзеңдә күп кенә авыруларны барлыкка китерергә дә мөмкин икән.

Иртән нәрсә ашамаска?

Диетологлар иртә бе­лән, ягъни иртәнге аш вакытында ашарга ярамый торган продуктлар турында җиткерә. Аларны ашап, үзеңдә күп кенә авыруларны барлыкка китерергә дә мөмкин икән.

Шулай итеп, иртәне банан ашаудан башларга ярамый. Аның составында магний күп, ә ул организмдагы кальций белән магний балансын бозып, йөрәк-кан тамырлары авыруларын китереп чыгарырга мөмкин. Иртә белән ач карынга апельсин ашау да киңәш ителми. Ул гастрит һәм аллергия сәбәбе була ала. Кыяр һәм кәбестәне дә иртән ашау бик файдалы түгел, ашказаны авырулары булган кешеләргә бигрәк тә. Ач карынга йогырт ашаганда, ул үзенең барлык файдалы үзлекләрен дә югалта икән, шуңа күрә, аны да ашаганнан соң ике сәгать үткәч яки йокларга ятар алдыннан куллансагыз әйбәт. Йогырт бу вакытта гына ашкайнату системасына чын-чынлап булыша. Хөр­­мә һәм помидорны да иртүк ашамавыгыз хәерле. Консервлар, ыс­ланган ризыклар да файдалы түгел, бигрәк тә иртәнге якта.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading