16+

Иске машинаны тапшырырга өлгерәсез әле

Узган елның сентябрендә башланып киткән утильләштерү программасын халык шулкадәр күтәреп алган, дүрт айда 146 мең машина сатылган. Әлеге «аппетит»ны күздә тотып, программаны 2015 елның ахырына кадәр озайтырга карар кылынды, дип хәбәр итә sntat.ru порталы. Узган ел ахырында Россия премьер-министры Дмитрий Медведев, программаны 2015 елда да дәвам иттерү өчен, 10 миллиард...

Иске машинаны тапшырырга өлгерәсез әле

Узган елның сентябрендә башланып киткән утильләштерү программасын халык шулкадәр күтәреп алган, дүрт айда 146 мең машина сатылган. Әлеге «аппетит»ны күздә тотып, программаны 2015 елның ахырына кадәр озайтырга карар кылынды, дип хәбәр итә sntat.ru порталы. Узган ел ахырында Россия премьер-министры Дмитрий Медведев, программаны 2015 елда да дәвам иттерү өчен, 10 миллиард...

Узган елның сентябрендә башланып киткән утильләштерү программасын халык шулкадәр күтәреп алган, дүрт айда 146 мең машина сатылган. Әлеге «аппетит»ны күздә тотып, программаны 2015 елның ахырына кадәр озайтырга карар кылынды, дип хәбәр итә sntat.ru порталы.
Узган ел ахырында Россия премьер-министры Дмитрий Медведев, программаны 2015 елда да дәвам иттерү өчен, 10 миллиард сум бүлеп биргән иде. Әмма бу акча җитмәскә дә мөмкин, шуңа күрә тагын биш миллиард сум өстәргә булдылар. Тик, 2014 ел белән чагыштырганда, утильләштерүнең хәзерге дулкыны сүлпәнрәк бара. Моның берничә сәбәбе бар. Билгеле булганча, иске машинадан котылгач, яңасын алуга 50 мең (йөк машиналары өчен - 350 мең) сумлык сертификат тапшырыла. Әлеге акчага искереп беткән «алтылы», ОКА машиналарын тапшырырга кызганыч түгел, әмма теләүчеләрнең күпчелеге әлеге мөмкинлектән 2014 елда ук файдаланып калды. Йөреп торган машинаны 50 меңгә генә алыштырасы килми шул.
- Хәзерге шартларда үзеңә сатып җибәрү отышлырак. Кеше бүген арзанрак машина ала. Мондый шартларда, базарны ничек тә булса терелтеп җибәрү өчен, кредит ставкаларын мөмкин кадәр төшерергә кирәк, - диде Россия автойөртүчеләр федерациясенең Татарстан буенча вәкиле Рамил Хәйруллин.
Дилерлык үзәкләре менеджерлары фикеренчә, ставкаларны төшерү халыкның утильләштерү программасыннан баш тартуына сәбәп булган да инде. Апрельдә автокредитлау буенча дәүләт программасы старт алып, «Лада» машиналарының яртысыннан күбрәге киметелгән ставкалар буенча сатыла, 40 проценты исә утильләштерү һәм трейд‑ин программалары буенча.
- Утильләштерү - бер тапкыр бирелә торган ташлама, ә кредитлау программасы машинаны кредитка өч елга алу мөмкинлеге бирә. Бу очракта ул кешеләргә күпкә кызыклырак, - диде Казандагы автосалоннарның берсендә маркетинг буенча директор булып эшләүче Анна Матушевская.
Утильгә җиңел машиналарны гына түгел, автобуслар белән йөк машиналарын да тапшырырга була. Утильләштерүне озынайтырга тәкъдим итүчеләрнең берсе - КАМАЗ заводында программага уңай бәя бирәләр.
- Былтыр, башта ук ниятләгәнчә, программа буенча биш меңнән артык йөк машинасы саттык. Быелның беренче яртыеллыгына караган саннар юк әле, әмма машиналарның өчтән беренең утильләштерү буенча сатылганын төгәл әйтә алам. Программа машина базарына «сыгылмаска» ярдәм итә, - диде КАМАЗ заводының җәмәгатьчелек белән аралашу һәм мәгълүмати сәясәт департаменты җитәкчесе Олег Афанасьев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading