16+

Кабак бөерләрне чистарта

Кабак - иң файдалы көзге нигъмәтләрнең берсе. Аның йомшагында ферментлар, җиңел үзләштерелә торган углеводлар, аксым, пектин, сахароза һәм табигый кислоталар бар.

Кабак бөерләрне чистарта

Кабак - иң файдалы көзге нигъмәтләрнең берсе. Аның йомшагында ферментлар, җиңел үзләштерелә торган углеводлар, аксым, пектин, сахароза һәм табигый кислоталар бар.

Ул фосфор, кремний тозлары, бакыр, В витаминына да бай. Кабакның төшләре дә игътибарга лаек. Аларда аминокислоталар, эфир майлары һәм алыштыргысыз С витамины күп. Кабак бөерләрне чистарта, ашказаны эшчәнлеген яхшырта, эч кибүләрне булдырмый.

Кабактан боткалар да тәмле була. Шуларның берсе - тары белән кушып пешерелгәне. 300-400 гр кабак, 1 стакан тары ярмасы, 2 стакан сөт, 2-3 аш кашыгы шикәр комы, тоз, атланмай алабыз. Кабакны шакмаклап турап, кайнап торган сөткә салабыз. Шикәр комы, әз генә тоз сибәбез. Тары ярмасына 2 стакан кайнар су салып, аңа тоз өстәп, 2 минут пешереп алабыз. Суын түгәбез. Шуннан ярмага сөтле кабакны кушып, бер кисәк атланмай салабыз да газ миченә пешерергә куябыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading