16+

Кабактан 3 төрле тәмле ризык зерләү ЫСУЛЫ

Илсөяр Кәбировадан кабактан тәмле ризыклар үзерләү рецептлары Ит һәм гөмбә белән фаршланган кабак Уртача зурлыктагы 1 кабак, 1 кг яңа бәрәңге, 500 гр гөмбә, 3 баш суган, 500 гр бозау ите, 2 кишер, үсемлек мае. Кабакны яхшылап юабыз һәм өстен капкач итеп кисеп алабыз. Орлыклардан чистартабыз. Ит, гөмбә, суган һәм...

Кабактан 3 төрле тәмле ризык зерләү ЫСУЛЫ

Илсөяр Кәбировадан кабактан тәмле ризыклар үзерләү рецептлары Ит һәм гөмбә белән фаршланган кабак Уртача зурлыктагы 1 кабак, 1 кг яңа бәрәңге, 500 гр гөмбә, 3 баш суган, 500 гр бозау ите, 2 кишер, үсемлек мае. Кабакны яхшылап юабыз һәм өстен капкач итеп кисеп алабыз. Орлыклардан чистартабыз. Ит, гөмбә, суган һәм...

Илсөяр Кәбировадан кабактан тәмле ризыклар үзерләү рецептлары

Ит һәм гөмбә белән фаршланган кабак

Уртача зурлыктагы 1 кабак, 1 кг яңа бәрәңге, 500 гр гөмбә, 3 баш суган, 500 гр бозау ите, 2 кишер, үсемлек мае.
Кабакны яхшылап юабыз һәм өстен капкач итеп кисеп алабыз. Орлыклардан чистартабыз. Ит, гөмбә, суган һәм кишерне шакмаклап турап, үсемлек маенда кыздырабыз. Бәрәңгене юып чистартабыз. Кабак эченә катлам-катлам итеп ит, гөмбә һәм яшелчәләрне тезәбез. Тутырылган кабакны 160-180°С температурадагы духовкада 2-3 сәгать пешерәбез.

Кабак белән күрәгә кайнатмасы

Бу кайнатманы елның теләсә кайсы вакытында әзерләргә мөмкин. Кабакның булуы гына шарт. Лимон, әфлисун, чикләвек тә кушарга була.
Чистартылган кабак (1 кг), күрәгә (200 гр), шикәр комы (1 кг). Кабак баллы булса, шикәрне әзрәк салсаң да ярый. Кабак белән күрәгәне шакмаклап турарга һәм шикәр комы салып, үтә күренмәле сироп ясалганчы тотарга. Аннары берничә минут кайнатып алырга.

Кабак ипие

150 гр кабак боламыгы, 1 бал кашыгы коры чүпрә, 1 бал кашыгы бал, 1 бал кашыгы тоз, 250 грамм бодай оны, ярты стакан сөт, 60 мл су, чикләвек яки көнбагыш.
Чүпрәне җылы суга салып күпертәбез. Бал кушабыз. Аерым савытка он белән тоз салып болгатабыз да, чокыр ясап, шуңа баллы чүпрә катнашмасын һәм кабак боламыгын салабыз. Барысын бергә болгатып, камыр басабыз. Камырның өстен сөлге белән каплап, җылы урынга куябыз. Күпергәч, ул ике тапкырга артырга тиеш. Аннары кул белән баскалап, камырны төшерәбез дә тагын ун минутка куеп торабыз. Соңыннан формага салып, өстен сөлге белән каплап, тагын бер сәгатькә җылы урынга куябыз. Өстен сөт белән сылап, көнбагыш яки чикләвек сибәбез дә 220 градуска кадәр җылытылган газ мичендә 30 минут пешерәбез. Мин чикләвек урынына голосемянная дигән сортлы кабакның төшләрен кулланам. Аның орлыкларының кабыгы юк. Кабагының да кабыгы бик юка.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading