16+

Календуладан пылау пешерәбез

Бакчада үскән календула турында мондый риваять сөйләнеп килә. Бер хәле беткән аучы кулындагы ярага календула чәчәген куеп тора, икенче көнгә, ниндидер могҗиза белән, ярасы бөтәшеп китә. Шуннан бирле әлеге чәчәк монастырь бакчаларындагы иң кирәкле дару үләне булып үсә, аннары инде ул чәчәк бакчаларына, клумбаларга да утыртыла башлаган.

Календуланың бөтен дәвалау көче чәчәкнең сары таҗларында. Аңарда эфир майлары, каротин һәм органик кислоталар бар. Ул менә дигән йогышсызландыру чарасы да булып тора. Чәчәк таҗларыннан әзерләнгән төнәтмәне стоматологиядә, гинекологиядә, ангина һәм салкын тигән вакытта кулланалар. Ике аш кашыгы чәчәккә бер стакан кайнар су салып, ике сәгать төнәтәләр. Аннары сөзеп алып, бер-ике аш кашыгы төнәтмәне тамакны чайкау өчен әзерләнгән кайнар суга салалар. Бетчәле тәнгә дә сөртергә була аны. Атна дәвамында берничә тапкыр куллансагыз, бөтен бетчәдән дә котыла аласыз. Календула согы кечкенә яраларны, җәрәхәтле урыннарны тиз төзәтә. Яңа җыеп алынган яфракларын төеп ясалган «ботка» чуаннарны дәвалый. Календуладан әзерләнгән чәйне гастрит, ашказаны җәрәхәте вакытында эчәләр. Ул бөер һәм үт куыгыннан ташларны да чыгара.
Календуланы кулинариядә дә кулланалар. Аның чәчәкләре кушып пешерелгән пылауның төсе дә, тәме дә үзенчәлекле була. Моның өчен календула таҗларын үсемлек маенда кыздырасыз, аннары аңа су кушып, пылауны пешерүне дәвам итәсез. Составында каратиноидлар - буяу матдәләре булганга, ул ризык буяу ролен дә үти - ризыкны сары төскә кертә. Элек шафранны да аның белән алыштырганнар. Тик шуны да истә тотыгыз - аның буявы суда түгел, майда эри. Шуңа да аны сөттә яки зәйтүн маенда томалап пешерегез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading