Шәһри Казан

Каһвә эчәсеңме?

Күп кенә студентларның фикеренчә, каһвә эчеп, төне буе имтиханга әзерләнеп яки дискотекага барып, рәхәтләнеп биеп була. Икенчеләре каһвә урынына энергетик эчемлекләр эчү ягында. Ә менә белгечләр фикеренчә, каһвәнең тәэсире ике сәгатькә генә барса, энергетикларга кеше акрынлап ияләнә башлый. Көне буена бер генә тапкыр да ял итмичә, үзеңдә арыганлыкны сизмәскә нәрсә...

Реклама

Күп кенә студентларның фикеренчә, каһвә эчеп, төне буе имтиханга әзерләнеп яки дискотекага барып, рәхәтләнеп биеп була. Икенчеләре каһвә урынына энергетик эчемлекләр эчү ягында. Ә менә белгечләр фикеренчә, каһвәнең тәэсире ике сәгатькә генә барса, энергетикларга кеше акрынлап ияләнә башлый. Көне буена бер генә тапкыр да ял итмичә, үзеңдә арыганлыкны сизмәскә нәрсә ярдәм итә?
Эчемлекләр арасында энергетик эчемлекләр беренче урында тора. Стандарт банкада (330 мл) кофеинның көндәлек дозасы 150 мг га тигез, аңарда әле В витамины да күп. Ә аны артык күп күләмдә куллану нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системасында үзгәрешләр барлыкка китерергә мөмкин. Энергетиклар составындагы таурин исә, артык күп кулланганда, ашкайнату тракты эшчәнлеген боза, ашказанын авырттыра. Энергетикларның тәэсире якынча 3-4 сәгатькә сузыла, тагын бер банка эчелгәндә, инде кеше үзен сыгылган лимон кебек хис итә башлый. Энергетик эчемлекләрнең иң начар үзлеге ул - ияләнү барлыкка килү. Аны еш файдаланган саен, үзеңне яхшы хис итәр өчен, шуның кадәр күп доза кирәк булачак. Көненә бер банкадан артык эчү исә зыянлы. Организмга көчле тәэсире аркасында, аны балаларга, йөкле ханымнарга һәм кан басымы белән проблемасы булганнарга, йөрәге авыртканнарга, йокысызлыктан интегүчеләргә эчү тыела.
Ә менә каһвәнең тәэсире аның кадәр үк куркыныч түгел. Аны чамасын белеп кенә кулланган очракта, аңардан файда гына алырга була. Беренче киңәш - каһвәне ач карынга эчәргә кирәкми. Каһвәгә сөт кушып эчсәң, аның зыянын аз гына киметергә була. Шуның өстенә, сөт аның тәмен дә яхшырта.
Тик шулай да каһвә белән энергетик эчемлекләр урынына чәй генә эчү - иң әйбәте. Чәй витаминнарга һәм минералларга бай. Дөрес, кара чәйне күп куллану йөрәк тибешен ешайта, кан басымын күтәрә.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: