16+

Кайсы дару үләнен кемгә һәм кайчан кулланырга ярамый?

Күбебез үләннәр белән дәваланырга ярата. Дару үләне файда да китерергә, дөрес кулланмаган очракта, зыян да ясарга мөмкин.

Кайсы дару үләнен кемгә һәм кайчан кулланырга ярамый?

Күбебез үләннәр белән дәваланырга ярата. Дару үләне файда да китерергә, дөрес кулланмаган очракта, зыян да ясарга мөмкин.

Кайсы үләнне кемгә һәм нинди вакытта кулланырга ярамый?

Барбарис, мәтрүшкә, кара андыз (девясил высокий), петрушка - йөкле ханымнарга.

Каен бөресе, кара андыз, кыр наратбашы (хвощ полевой) - бөерләре авырт­каннарга.

Кузгалак - бөер авыртканда һәм тоз утыру авыруы булганда куллану тыела.

Кытай лимоннигы - йокы бозылганда.

Песи тәпичәсе (бессмертник песчаный), алтын тамыр (золотой корень), сары мәтрүшкә, Кытай лимоннигы, шайтан таягы (татарник колючий) - гипертония вакытында.

Гәрчич - бөер авырулары вакытында һәм туберкулез булганда.

Сары мәтрүшкә - температура югары булганда, ирләргә.

Буяу үләне (марена красильная), рәваҗ (ревень), буынлы үлән (цикорий) - ашказаны авыртканнарга.

Гади турак уты (толок­нянка обыкновенная) - ашказаны-эчәклек тракты авырулары булганда.

Кукурузның җимешлек авызчыгы, көтүче сумкасы - тромбозы булганнарга.

Фото: apte4ka-plus.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading