16+

Кайсын сайларга да белгән юк

Бүләккә чәчәк сайлаганда гади, икенче төрле әйткәндә, «дежур» букетка кызыкмагыз. Иң элек бүләк итәчәк кешегезгә нинди чәчәкләр ошавын искә төшерегез. Моның өстенә күп кенә хатын-кызлар төрле чәчәкләрдән торган ялтыравык каптагы зур бәйләмнәрне ошатып бетерми. Чәчәк сайлаганда хатыныгыздан кала әниегез, каенанагыз, кызыгыз, хезмәттәшегез турында да онытмагыз. Хатыныгызга лилия, хризантема яки гербера...

Бүләккә чәчәк сайлаганда гади, икенче төрле әйткәндә, «дежур» букетка кызыкмагыз. Иң элек бүләк итәчәк кешегезгә нинди чәчәкләр ошавын искә төшерегез. Моның өстенә күп кенә хатын-кызлар төрле чәчәкләрдән торган ялтыравык каптагы зур бәйләмнәрне ошатып бетерми.
Чәчәк сайлаганда хатыныгыздан кала әниегез, каенанагыз, кызыгыз, хезмәттәшегез турында да онытмагыз.
Хатыныгызга лилия, хризантема яки гербера бүләк итәргә мөмкин. Ә менә мәхәббәтегезне аңлатасыгыз килсә, аңа ал розалар сайлагыз.
Әниегез һәм каенанагызга куаклы канәфер яки хризантема карагыз. Моңа өстәп үзенчәлекле ваза да алсагыз, алар ныграк сөенәчәк.
Эштәге хуҗагызга иң яхшысы гөл бүләк итү. Алар примула да, цинерария, цикламен да булырга мөмкин.
Хезмәттәшләрегезгә исә язның беренче чәчәкләре - ирис яки лалә бүләк итү уңышлы булыр.
Яшь кызларга гиацинт яки чүлмәктәге крокус карагыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading