16+

Казанлыларга кандалалар һөҗүм итә

Редакциягә бер ханым шалтыратты. «Фатирымны кандалалар басты! Берничек тә котылып булмый шул хәшәрәтләрдән. Кая мөрәҗәгать итәргә икән?» - ди борчылуы тавышына ук чыккан әңгәмәдәшем. Кандала дигәч, гаҗәпсенеп куйдым. Хәзер дә бармыни соң әле ул кандалалар? Олы буын кешеләренең, кандаладан котылыр өчен, кышын мичкә якмыйча, өйнең ишекләрен ачып калдырып, күршеләрдә куна...

Казанлыларга кандалалар һөҗүм итә

Редакциягә бер ханым шалтыратты. «Фатирымны кандалалар басты! Берничек тә котылып булмый шул хәшәрәтләрдән. Кая мөрәҗәгать итәргә икән?» - ди борчылуы тавышына ук чыккан әңгәмәдәшем. Кандала дигәч, гаҗәпсенеп куйдым. Хәзер дә бармыни соң әле ул кандалалар? Олы буын кешеләренең, кандаладан котылыр өчен, кышын мичкә якмыйча, өйнең ишекләрен ачып калдырып, күршеләрдә куна...

Шалтыратучы ханымның әйтүенчә, алар төнлә һөҗүм итә икән. «Миңа тимиләр. Кызымны тешлиләр. Төне буе кашынып чыга. Ә иртән кул-аякларында алар тешләгән эзләр калган була. Аптырагач, төнлә утны яндырып караган идем, урын-җирендә берничә кандала күрдем. Алып сыткач, кулымда кан табы калды. Аның кандала булуында шигем юк», - ди ул. Кибеттән чебеннәргә, тараканнарга, кандалаларга каршы препарат та алып сиптереп караган. Берара югалган кебек булсалар да, кабат барлыкка килгәннәр. Андый препаратлар белән генә җиңеп буламы икән ул кандалаларны? Әллә дезинсекция белән шөгыльләнә торган оешмаларга мөрәҗәгать итәргәме? Әлеге сорау белән мин зарарлы бөҗәкләрне агулау юнәлешендә эшләүче оешмага шалтыраттым. Белгеч-дезинсектор Юлия Янтыкова сүзләренчә, аларга, гадәттә, кешеләр, үз көчләре белән көрәшеп карап, файдасын күрмәгәч шалтырата икән. «Кандаладан җиңел генә котылып булмый. Соңгы вакытта бигрәк үҗәтләнделәр. Кибеттә сатыла торган препаратлар аларга каршы көрәшкәндә көчсез. Үлеп бетте болар дип тынычланып атна-ун көн үтүгә, алар кабат күренә башлый. Күпләр өйләрен кер агарта торган белизна белән юа. Аның бернинди дә файдасы юк дип кисәтәсем килә», - ди ул.
«Хәзерге вакытта кандалалар очрыймыни әле ул?» - дигән соравыма Юлия, ничек кенә әле, атнасына биш-алты чакыру була, елдан-ел күбәя башлады алар, дип, мине бөтенләй аптырашта калдырды. Алар каян барлыкка килә соң дисәгез, иң беренче чиратта күршеләрдән. Соңгы вакытта безгә гастарбайтерлар күпләп килде. Көтелмәгән кунаклар аларның урын-җирләренә ияреп килеп, күршеләргә дә үтеп керәләр. Гадәттә, бер фатирда дистәләгән гастарбайтер яши. Анда, үзегез беләсез, санитар кагыйдәләр үтәлми. Аннары алар яшәгән фатирларын да еш алыштырып тора. Кандала дуслары да үзләреннән калмый. Иске хрущевкада яшәүчеләр дә еш мөрәҗәгать итә икән дезинсекторларга. Шулай ук кандала яңа җиһаз белән дә кайтып утыра ала. Җиһазлар складларда ята, аларга кандала ияләшүе бик мөмкин, ди Юлия. Кандалалар аеруча йокы бүлмәләрен үз итә. Карават, диванда, пәрдәләрдә, обой артында күрергә була аларның эзләрен. Үзләре белән очрашмасагыз да, коңгырт төстәге вак таплар күренсә, алар сездә яши дигән сүз. Тотылган җиһаз сатып алганда, аның төбен яхшылап карап алыгыз.
Бәяләргә килгәндә, дезинсекция хезмәте өчен бер бүлмәле фатирга якынча - 1500, ике бүлмәлегә - 1700, өч бүлмәлесенә 1900 сум түләргә кирәк булачак. Дүрт айга кадәр гарантия дә бирелә. Әгәр дә шул вакыт эчендә кандалалар тагын үзләрен сиздерсә, бушка агулап китәләр икән. Ышандыруларынча, беренче тапкырдан ук алар үлә. Әлеге хезмәт күрсәтелгәннән соң, фатирның тәрәзәләрен ике сәгатькә ябып куярга, соңыннан яхшылап җилләтергә кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading