16+

Кәбестә картайтмый

Төрле авырулар, дөрес тукланмау, яман гадәтләр аркасында, ашказаныбыз, бавыр, эчәклек һәм башка органнарыбыз һәрдаим зыян күрә. Шуңа да организмны ара-тирә чистартып тору кирәк. Истә тотыгыз: организмны чистарту барышында майлы, кыздырылган һәм какланган ризыклардан тыелып тору яхшы.

Иң беренче эш итеп яшел чәйгә күчәбез. Диетологлар көненә өч чынаяк яшел чәй эчәргә тәкъдим итә. Имбир ашау да файдалы. Ул ашкайнату процессын тизләтә. Кәбестә С витаминына бай. Аның составындагы клетчатка холестеринга каршы көрәшә, картаю процессын акрынайта. Чөгендердәге бетаин исә йөрәк авыруына китерә торган агулы аминокислоталарга каршы көрәшә, организмнан авыр металл тозларын чыгарырга ярдәм итә. Алма аппетитны яхшырта, бавырда җыела торган майлардан арындыра. Зәйтүн мае организмдагы холестериннан котылырга булыша. Кыяр да организмны чистарта. Аның согы сидек кудыру үзлегенә ия, организмнан агулы матдәләрне чыгаруда катнаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading