16+

Кәбестә тозлау серләре

Тозлана торган кәбестәнең савытын батарей янына яки балконга куярга кирәкми. Аңа 20-25 градус кирәк.

Тозлана торган кәбестәнең савытын батарей янына яки балконга куярга кирәкми. Аңа 20-25 градус кирәк.

Кышкы тыгыз һәм сусыл кәбестәне генә тозлыйлар. Җәйгеләре салат ясарга, бәлеш эчлеге өчен генә ярый. 

Кәбестә, өлгергән карбыз кебек, басканда шыгырдап торсын.

Кәбестә тозлаганда эре тоз гына кулланыла. Сорырак төсле дә булса, тагын да яхшы. Йодлы вак тоз белән кәбестә йомшый, тәме дә башка була. 

Керамик, пыяла һәм агач савыт кулланыгыз. Пластик савытны кулланмау хәерле. Эмаль савыт янчелгән була күрмәсен. 

Кәбестәне агач кашык белән болгатыгыз. 

Нечкә итеп турарга да кирәкми. Киңлеге 3-5 мм булсын. 

Кәбестәне изәргә кирәкми. 

Тозлана торган кәбестәнең савытын батарей янына яки балконга куярга кирәкми. Аңа 20-25 градус кирәк. 

Кәбестә 3-4 көннән соң гына тозланып бетә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X