16+

Үкчәңне күтәр әле!

Урамда җәй. Өстә җиңелчә күлмәк, башта эшләпә, аякта босоножкилар... Җәй җиттеме, туташ һәм ханымнар, ничек тә матур күренәсе килеп, диета турында уйлана башлый, яңа прическалар ясап йөри, кул һәм аяк тырнакларын буйый, аяк үкчәсе турында кайгырта. Җәен үкчәне бер дә карамый булмый шул, ачык аяк киеменнән сабый балаларныкы сыман йомшак...

Үкчәңне күтәр әле!

Урамда җәй. Өстә җиңелчә күлмәк, башта эшләпә, аякта босоножкилар... Җәй җиттеме, туташ һәм ханымнар, ничек тә матур күренәсе килеп, диета турында уйлана башлый, яңа прическалар ясап йөри, кул һәм аяк тырнакларын буйый, аяк үкчәсе турында кайгырта. Җәен үкчәне бер дә карамый булмый шул, ачык аяк киеменнән сабый балаларныкы сыман йомшак...

Үкчә тиресе тупасланып-кытыршыланып торса, мин аны даими рәвештә чистартып, соңыннан күп итеп майлы крем сылыйм. Бәрәңге пешкән суны да әрәм итмим. Бәрәңге суын тазга агызып, аягыңны шуңа тыгып утырсаң, аяк тиресе йомшарып китә. Кайвакыт үкчәмә җылы килеш бәрәңге боламыгын да сылап куям. Үкчәдәге ярылган урыннар булса, лимон яки әфлисун кабыгын йомшак ягы белән төнгә үкчәгә куеп калдырам. Алардагы эфир майлары яраларны төзәтә. Бер танышым үкчәсенә даруханәдә сатыла торган сырганак яки гөлҗимеш мае сөртүен әйткән иде. Моның өчен майны бер чүпрәк кисәгенә агызып, төнгә шуны үкчәгә бәйләп калдырырга кирәк икән. Бу ысулны да сынап карамый булмас.
Гадәттә, яңа алынган аяк киеменең арты ышкылып аякны кыра. Андый вакытта аякны ромашка белән календула чәчәге салынган ваннага тыгып утырырга кирәк. Ә менә аякларым шешенсә, аларны шул ук ромашка белән юкә чәчәге салынган суда тотам.
Күп йөрүдән аякларыгыз авырта башласа, контраст ванналар ясарга тәкъдим итәм. Бер ваннага кайнаррак, икенчесенә салкын су тутырыгыз да берсеннән берсенә атлап йөрегез. Бер журналдан арыган аяклар өчен маска ясау турында укыган идем. Анда, алманы угычта уып, аңа бал белән аз гына үсемлек мае салып болгатырга, дигән. Шуны аяк табанына сылап куярга кушканнар. Сынап карамый булмас.

Милена СИМОНОВА, дерматовенеролог, косметолог:
- Үкчә тиресе йомшак булсын өчен махсус гимнастика ясарга кирәк. Өйдә яки эштә вакытта аяк очына басып үкчәгә төшегез. Моны биш тапкыр кабатлагыз. Өстәл артында утырганда үкчәгезне башта сәгать уклары уңаена, аннары сәгать укларына каршы әйләндерегез. Аяк бармакларын «йодрыкка» төйнәгез дә аннары булдыра алганча җәегез. Бу күнегүне дә биш тапкыр кабатлагыз. Әлеге гади һәм артык көч таләп итми торган күнегүләр аякларны шешенүдән дә саклый, үкчә тиресен дә яхшырта.
Аякларыгызга махсус маска ясагыз. Әйтик, суыткычыгызда күптән ашалмыйча яткан каймак яки эремчекне аяк табанына сыларга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading