Шәһри Казан

Кер порошогын өйдә ясыйбыз

Күп кенә кер юу порошокларында фосфат бар. Порошок җитештерүчеләр аны юу үзлекләрен көчәйтер өчен куллана. Кер юу барышында алар, кызганычка, тулысынча юылып бетми. Алар тукымага сеңеп кала һәм тире авырулары барлыкка китерә. Моннан тыш, алар иммунитетны да бетерергә, бавыр һәм бөерләр өчен агулы да булырга бик мөмкин. Әлеге порошоклар аеруча...

Реклама

Күп кенә кер юу порошокларында фосфат бар. Порошок җитештерүчеләр аны юу үзлекләрен көчәйтер өчен куллана. Кер юу барышында алар, кызганычка, тулысынча юылып бетми. Алар тукымага сеңеп кала һәм тире авырулары барлыкка китерә. Моннан тыш, алар иммунитетны да бетерергә, бавыр һәм бөерләр өчен агулы да булырга бик мөмкин. Әлеге порошоклар аеруча балалар керләрен юганда шикләндерә. Мондый порошокны кулланмавың хәерле дисәгез, аны өй шартларында үзегез дә әзерли аласыз.
Угычта 300 гр кер сабынын уыгыз һәм аңа 800 гр хуҗалыкта кулланыла торган (кальцийлаштырылган) сода белән 1 кг аш содасы өстәгез. Катнашмага берничә тамчы ароматизатор тамызыгыз да барысын бергә бутап, суда эретегез. Кер юу өчен эремә әзер.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: