16+

Кибеткә барсаң – тук бар һәм брендларга кызыкма!

Кибеткә тук килеш барыгыз. Ашказаныгыз буш булса, яңа пешкән икмәк яки башка ризыкларның исенә алданып, аларны чамасыз алып куюыгыз бар. Чыгымнар исемлеген булдырыгыз. Кесәгездән чыккан акчаны язып барырга оялмагыз. Ай ахырында анализ ясалганнан соң, сез үзегезнең күпме кирәкмәгән әйбер алуыгызны күрерсез. Аласы әйберләрнең исемлеген алдан ук язып куегыз. Кибеткә барыр...

Кибеткә тук килеш барыгыз. Ашказаныгыз буш булса, яңа пешкән икмәк яки башка ризыкларның исенә алданып, аларны чамасыз алып куюыгыз бар.

Чыгымнар исемлеген булдырыгыз. Кесәгездән чыккан акчаны язып барырга оялмагыз. Ай ахырында анализ ясалганнан соң, сез үзегезнең күпме кирәкмәгән әйбер алуыгызны күрерсез.
Аласы әйберләрнең исемлеген алдан ук язып куегыз. Кибеткә барыр алдыннан суыткычыгызны ачып, нинди продуктлар кирәклеген карагыз.

Күп итеп запас ясамагыз. Өлкән яшьтәге кешеләр берничә ел алдан запас булдыру ягын карый. Запасны өч ай алдан алып куярга гына ярый.

Товарның бәясе шик уятса, штрих код сканерын кулланыгыз. Кайвакыт кибетләрдә товарлардагы бәя касса янына килеп җиткәндә «үсеп» куйган була.

Астагы киштәләрен өйрәнегез. Арзан һәм сыйфатлы товарлар, гадәттә, шунда ята.

Ярымфабрикатларга кызыкмагыз. Аларның бәясе югары, сыйфаты начаррак була.

Ташламаларга игътибар итегез. Күп кенә кибетләр ташламалар тәкъдим итә. Товарларны исемлектәгеләр белән чагыштырып, төзәтмәләр кертә аласыз. Озак вакыт саклана торган әйберләргә ташламалар булганда, аны алып кую отышлы.

Билгеле брендлардан баш тартыгыз. Күп очракта товарның бренды өчен акчаны күбрәк түләргә туры килә. Арзанрак, шул ук вакытта сыйфаты белән калышмый торган товарлар күп сатыла - шуларга игътибар итегез.

Кибеткә ялгызыгыз гына барыгыз. Иптәшләр яки гаилә белән кибеткә бару күңелле шөгыльгә әйләнергә мөмкин. «Көтү инстинктына бирелеп», кирәкмәгән әйбер алып куюыгыз бар.

Фото: rus-img2.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading