16+

Көнбагыш ярабыз

Көнбагышны икеләнмичә файдалы продуктлар исемлегенә кертеп була. Аңарда үсемлек аксымы, кальций, А, Е һәм Д витаминнары бар. Ул тән тиресе сәламәтлеге, тырнакны һәм чәчне ныгыту ягыннан файдалы. Составында магний, В6 витамины һәм фолий кислотасы булуы аркасында, көнбагыш кәефне дә яхшырта. Игътибар иткәнегез бардыр, көнбагышны ашау процессы да тынычландыру сәләтенә ия.

Кариестан җәфалансагыз, көнбагышны еш ашау нәтиҗәсендә теш эмале бозылуны хәтердән чыгармагыз. Шуңа да теш табиблары пациентларына аның чистартылганын гына кулланырга киңәш итә. Ә менә дикторларга, җырчыларга һәм лекторларга аны чыгыш ясар алдыннан ашарга кирәкми. Көнбагыштагы майлар тамакның лайлалы тышчасын, тавыш ярыларын май элпәсе белән каплый. Авыз кибә, шуның нәтиҗәсендә, күп сөйләп һәм җырлап булмый. Көнбагышны шулай ук үт куыгында таш булган кешеләргә дә аз кулланырга кирәк.
«Кояш чәчәге» төше файда китерсен өчен, аны дөрес әзерләргә кирәк. Көнбагышның коңгырт төскә кадәр кыздырылганы файдалы түгел. Термик ысул белән эшкәрткәндә, витаминнары югала, ә майлар зарарлыга әйләнә. Көнбагышны озак саклаганда да шундый ук процесс күзәтелә. Шуңа да аны сатып алганда җитештерү вакыты белән кызыксыныгыз.
Көнбагышны киптерер яки кыздырыр алдыннан юу мәҗбүри, чөнки аның кабыгында тузан һәм зарарлы бактерияләр була. Шунысын да искәртик: көнбагыш кырлары күп очракта магистраль юллар янында урнаша. Мондый шартларда үсемлекләр янган газларның агулы матдәләрен сеңдерә. Кыздырылган көнбагышны кулдан сатып алу да тыела. Ә менә махсус капка салынган кибет көнбагышларыннан шикләнергә кирәкми. Әмма сатучыларда продуктның куркынычсыз икәнлеге турындагы сыйфат сертификаты булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading