16+

Колорадо коңгызына каршы бүгеннән үк көрәшәбез

Бу көннәрдә авылларда күпләр бәрәңге утырта. Бәрәңгеләр тишелеп чыкканны авыл халкы гына түгел, колорадо коңгызы да дүрт күз белән көтеп тора. Алар бакчагызга ияләшмәсен, дисәгез, бәрәңге утыртылып, аның тишелеп чыгасына берәр атна калганда колорадо коңгызларына каршы берәр чара күреп калырга кирәк. Моның өчен иске бәрәңгене икегә ярып, аны бер тәүлек...

Бу көннәрдә авылларда күпләр бәрәңге утырта. Бәрәңгеләр тишелеп чыкканны авыл халкы гына түгел, колорадо коңгызы да дүрт күз белән көтеп тора. Алар бакчагызга ияләшмәсен, дисәгез, бәрәңге утыртылып, аның тишелеп чыгасына берәр атна калганда колорадо коңгызларына каршы берәр чара күреп калырга кирәк. Моның өчен иске бәрәңгене икегә ярып, аны бер тәүлек хлорофос эремәсендә тотарга кирәк. Аннары шул бәрәңге кисәкләрен бакчага чәчеп чыгасыз. Моны иң яхшысы болытлы көндә яки кичкә каршы эшләү әйбәт. Ни өчен дигәндә, хлорофослы бәрәңгеләр кояш астында тиз кибәләр. Бакчада бернинди чүп үләне булмаганда, коңгызлар шул бәрәңгеләргә ияләшә дә агуланып үлә. Шушы ук чараны көз көне - бакчадан бәрәңге уңышы җыеп алынгач та кабатларга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading