16+

Кояш аяктан екты

Кояш кыздыра башлауга, баш авырта, хәл бетә һәм эссе сугу очраклары да күзәтелә.

Кояш аяктан екты

Кояш кыздыра башлауга, баш авырта, хәл бетә һәм эссе сугу очраклары да күзәтелә.

Шулай уйламаганда гына берәр кешегә кояш сукса, күпләр югалып кала, нишләргә кирәклеген күп очракта белми. Чыннан да, беренче ярдәм ничек күрсәтелергә тиеш? Киңәшләрне табибә Алсу ШАМБАЗОВА бирә:
Кояш сугу, башка эссе кабу җәй көннәрендә күп күзәтелә. Аның беренче билгеләре: бит кызара, баш бик каты авырта, күз аллары караңгылана, соңыннан күңел болганырга, баш әйләнергә мөмкин, сулыш алуы авырлаша. Мондый вакытта хәле начарланган кешене тизрәк күләгәгә яки салкынчарак урынга алып чыгыгыз. Башын югарырак күтәртеп яткырыгыз. Кысып торган киемнәрен салдырырга яки чишеп җибәрергә кирәк. Авыруның өстенә салкын су сибегез, юеш җәймә белән төреп куегыз. Маңгай турысына салкын компресслар куярга кирәк. Авыруга күп итеп су эчертегез. Кеше аңын югалткан очракта, нашатырь спиртында чылатылган мамык иснәтеп, аны аңына китерергә кирәк. Күңеле болгана башласа, авыруны яны белән яткырыгыз. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен, эсседә яланбаш йөрмәгез һәм кояш астында озак тормаска тырышыгыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading