16+

Кояш: дусмы, дошманмы?

Кайберәүләрне 30-35 градуслы челлә дә куркытмый, кояш астында ял итәргә ашыгалар. Ашыккан ашка пешкән дигәндәй, көн уртасындагы кояш тәнне пешерергә дә мөмкин бит. Юкса табиблар, иртәнге уннан кичке дүртләргә кадәр кояштан сакланыгыз, дип гел әйтә килә. Белгәнебезчә, кояш нурында Д витамины күп. Ләкин сөягең нык булсын дип, кояшта аңны югалтканчы...

Кояш: дусмы, дошманмы?

Кайберәүләрне 30-35 градуслы челлә дә куркытмый, кояш астында ял итәргә ашыгалар. Ашыккан ашка пешкән дигәндәй, көн уртасындагы кояш тәнне пешерергә дә мөмкин бит. Юкса табиблар, иртәнге уннан кичке дүртләргә кадәр кояштан сакланыгыз, дип гел әйтә килә. Белгәнебезчә, кояш нурында Д витамины күп. Ләкин сөягең нык булсын дип, кояшта аңны югалтканчы...

Кайберәүләрне 30-35 градуслы челлә дә куркытмый, кояш астында ял итәргә ашыгалар. Ашыккан ашка пешкән дигәндәй, көн уртасындагы кояш тәнне пешерергә дә мөмкин бит. Юкса табиблар, иртәнге уннан кичке дүртләргә кадәр кояштан сакланыгыз, дип гел әйтә килә.
Белгәнебезчә, кояш нурында Д витамины күп. Ләкин сөягең нык булсын дип, кояшта аңны югалтканчы йөр дигән сүз түгел әле бу. Артык кызыну тәнгә бик зыянлы. Кояш нурлары авырулар да китереп чыгара.
Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Роза Алимова безгә дөрес кызыну турында сөйләде.
Кояш нуры өч өлештән тора. А өлеше озын дулкынлы, иң йомшагы. Ул тәнне кызарта, әмма тирәнгә үтми, зыян салмый. В һәм С өлешләре кыска дулкынлы. Алар инде тән өслегендә генә тоткарланып калмый, эчкә үтеп, тире төзелешен боза. Кеше моны шул мизгелдә үк сизми. Тора-бара пегмент таплары, дерматит килеп чыгарга мөмкин. Яшь кызлар арасында күкрәкләрен ачып кызыну модага кереп китте. Бу хәтта күкрәк бизе яман шеш авыруын китереп чыгара ала. Дөрес, тәнебез матурланган кебек күренә, шоколад төсенә керә. Ләкин өч-дүрт елдан соң инде кояш нурыннан кипкән тире шәлперәеп төшәчәк.
- Соңгы елларда кызлар, егетләр солярийга күп йөри башлады. Бәясе дә кулай, сәламәтлеккә дә зыянсыз, дигән булалар. Ясалма кызыну - солярий лампалары нурлары йомшак дулкын белән тәэсир итә. Шулай да аңардан файда алам дигән кеше ялгыша. Солярий корбаны була күрмәгез! Анда барырга уйлыйсыз икән, лампалары соңгы тапкыр кайчан алыштырылганын (ярты елга бер алыштырылырга тиеш!) һәм аппаратның кинәт тукталыш кнопкасы кайда урнашканын сорагыз. Яшьләр яман шештән дә, башка чирләрдән дә курык­мый. Миңле кешеләргә дә бик сак булырга кирәк. Ул - меланома чиренең беренче билгесе. Нурланыш әкрен генә туплана бара. Сакланып калмасаң, чирне тиз генә дәвалап булмый. Гүзәл затларның яман шеш белән күбрәк чирләве аларның гомер озынлыгына да бәйле, - ди Роза Алимова.
Табиб киңәшләре
Сипкелле кешеләр кояштан сак булсын. Җәйге челләдә озын җиңле кием, эшләпә, күзлек киеп, яулык ябып йөрү комачауламас. Ике яшькә кадәрге балаларны, кояш кыздырганда, өйдән чыгармаска киңәш ителә. Сабыйлар кояшта ярты сәгать эчендә үк пешәргә мөмкин. Кояш нурыннан олыларга да, яшьләргә дә бердәй сак­ланырга кирәк. Кызыну кремнары куллану яхшы. Ә пешкән чакта, алоэ белән кыяр компрессы, кефир, каймак тән әрнүен басар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading