16+

Күркәм булып күренү өчен 10 киңәш, яки ирләргә чәчәк бүләк итәргә ярыймы?

Ирләргә бүләк итәргә мөмкин булган чәчәкләр: хризантема, гөлчәчәк (роза), канәфер, дельфиниум, күке яше (орхидея), бамбук, каллы, лилия, антуриум, гладиолус, лалә, ирис, гербер, плюмерия, геликония, көнбагыш. Чәчәкләрне ир-атларга фильм, концерт премьерасыннан соң, китабы, зур мәкаләсе басылып чыккач, җитди ачыш ясаганнан соң, туган көненә, премия бирелү уңаеннан, спорттагы уңышлары өчен бирү аеруча...

Ирләргә бүләк итәргә мөмкин булган чәчәкләр: хризантема, гөлчәчәк (роза), канәфер, дельфиниум, күке яше (орхидея), бамбук, каллы, лилия, антуриум, гладиолус, лалә, ирис, гербер, плюмерия, геликония, көнбагыш.

Чәчәкләрне ир-атларга фильм, концерт премьерасыннан соң, китабы, зур мәкаләсе басылып чыккач, җитди ачыш ясаганнан соң, туган көненә, премия бирелү уңаеннан, спорттагы уңышлары өчен бирү аеруча дөрес санала.

Баскычтан менгәндә ир-ат хатын-­кыздан алдарак менәргә, ә төшкән вакытта, киресенчә, аның артында булырга тиеш. Баскыч тар яки текә, яки инде караңгы булса, ир-ат алдан төшә.

Эчемлекне салам аша эчкәндә, аны соңгы тамчысына кадәр эчәргә кирәкми, чөнки ул вакытта, гадәттә, былт-былт килгән тавыш чыга башлый.

Хатын-кыз өстәл артыннан чыкканда, ир-ат урыныннан торырга тиеш.

Хатының яки иреңә яратып әйтә торган «күгәрченем, сандугачым» кебек сүзләрне чит кеше янында әйтмәгез.

Кулны иң беренче булып өлкәнрәк яшьтәге кеше бирә: укытучы - укучыга, җитәкче - хезмәткәренә. Кул биргәндә кешенең күзенә карарга һәм аз гына елмаерга кирәк.

Ресторанда телефоныгызны өстәлгә куймагыз.

Кешеләр белән сөйләшкәндә сагыз чәйнәмәгез.

Хатын-кыз баскычның рәшәткә ягыннан менәргә һәм төшәргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading