Шәһри Казан

Крыжовник кан басымын көйли

Бакчаларда крыжовник өлгергән чак. Халык арасында төньяк винограды исемен дә алган крыжовниктан әзерләгән кайнатма да, компот та бик тәмле була анысы. Тик без аны сезгә нәкъ менә хәзер һәм мөмкин кадәр күбрәк ашап калырга киңәш итәбез.

Реклама

Крыжовник организмнан радиацияне, авыр металлар тозын чыгарырга һәм кан тамырларын чистартырга ярдәм итә торган пектинга бай. Димәк, ул радиация фоны югары булган җирләрдә яшәүчеләр өчен аеруча файдалы. Крыжовник яман шеш авыруы барлыкка килүне дә кисәтә. Болардан кала, аңарда углеводлар, минераль матдәләр, витаминнар һәм органик кислоталар да бар. С витаминына бай булуы белән ул карлыганнан гына калыша. Җиләк составындагы магний исә тешләрнең ныклыгы өчен җавап бирә. Шулай ук күзләрнең күрү сәләтен, чәч һәм тырнак структурасын да яхшырта.
Файдалы үзлеге күп булган бу җиләк ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген көйли. Гипертониклар өчен дә ул алыштыргысыз. Крыжовник кан басымын көйли, аны нормада тота, кандагы «начар» холестеринның күләмен киметә. Ул сидек кудыру үзлегенә дә ия. Бөер һәм сидек куыгы ялкынсынганда булыша. Гәүдә авырлыгыннан җәфаланучыларга да аңа игътибар итәргә кирәк. Сезон буена крыжовник ашаган кешенең энергиясе, эшкә сәләте арта.
Тик шунысы да бар: крыжовникны ашказаны һәм эчәклек трактында җәрәхәте булганнарга күп ашарга ярамый.
Кызганыч, аның сезоны озын гомерле түгел. Шуңа да без аңардан, компот һәм кайнатмалардан кала, тәмләткеч ясап куярга киңәш итәбез. 700 гр крыжовник белән 300 гр сарымсак алып, аларны иттарткыч аша чыгарабыз. Тәменчә тоз-шикәр сибәбез. Какка охшаган массаны банкага тутырып, суыткычка куябыз. Мондый паста озак саклана һәм тәмләткеч тә булып тора. Ул кан тамырлары авыруларыннан җәфаланучылар өчен дә файдалы. Моның өчен аны көненә өч аш кашыгы ашау җитә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: