16+

Кулларыгыз нәфис һәм йомшак булсын өчен киңәшләр

Кулларыгыз нәфис һәм йомшак булсын өчен, балдан ясалган мазь кулланыгыз. Иң элек кулларыгызны бер литр җылы суга ике аш кашыгы тоз салынган суда тотып торыгыз. Ун минут тоткач, корытмыйча гына, мазь сылагыз. Аны әзерләү өчен бер күкәй сарысы, бер аш кашыгы бал һәм бер аш кашыгы үсемлек мае кирәк. Мазьны...

Кулларыгыз нәфис һәм йомшак булсын өчен, балдан ясалган мазь кулланыгыз. Иң элек кулларыгызны бер литр җылы суга ике аш кашыгы тоз салынган суда тотып торыгыз. Ун минут тоткач, корытмыйча гына, мазь сылагыз. Аны әзерләү өчен бер күкәй сарысы, бер аш кашыгы бал һәм бер аш кашыгы үсемлек мае кирәк. Мазьны егерме минут тоткач, юып төшерегез.

Кышкы салкын һәм җилле көннәрдә, гадәттә, иреннәр дә ярыла. Аның беренче сәбәбе - суык көндә иннек куллану. Алар иренне дымсызландыра һәм киптерә. Икенчесе - организмга А һәм Е витаминнары җитмәү. Әлеге витаминнарның декоратив косметика составында гына түгел, көндәлек рационда да булуы зарур. Кеше организмына бер көнгә бер мг А витамины керергә тиеш. Аның өчен кишердән салатлар ясап ашарга, сары төстәге болгар борычы, әфлисун төсендәге җиләк-җимешләр, сырганак, эремчек кулланырга кирәк. В витамины исә балык, күкәй, сөт, бавыр, сырда бар.

Иренгә зәйтүн, җитен яки горчица мае сылау да уңай нәтиҗә бирә. Йокларга ятар алдыннан бал да сылап куярга була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading