16+

Кузгалак ашап калыгыз

Кузгалакны без аш тәмләткеч буларак беләбез. Аңардан аш та пешерәбез, салатларга да кушабыз. Кузгалак шулай ук дару үләне буларак та кулланыла ала. Аны анемия, ягъни азканлылык, авитаминоз, цинга вакытында файдаланалар. Аскорбин кислотасына бай булуы белән ул тимерне үзләштерергә ярдәм итә. Димәк, гемоглобинны да күтәрү сәләтенә ия. Тик аны ашказаны кислоталылыгы...

Кузгалак ашап калыгыз

Кузгалакны без аш тәмләткеч буларак беләбез. Аңардан аш та пешерәбез, салатларга да кушабыз. Кузгалак шулай ук дару үләне буларак та кулланыла ала. Аны анемия, ягъни азканлылык, авитаминоз, цинга вакытында файдаланалар. Аскорбин кислотасына бай булуы белән ул тимерне үзләштерергә ярдәм итә. Димәк, гемоглобинны да күтәрү сәләтенә ия. Тик аны ашказаны кислоталылыгы...

Кузгалакны без аш тәмләткеч буларак беләбез. Аңардан аш та пешерәбез, салатларга да кушабыз. Кузгалак шулай ук дару үләне буларак та кулланыла ала. Аны анемия, ягъни азканлылык, авитаминоз, цинга вакытында файдаланалар. Аскорбин кислотасына бай булуы белән ул тимерне үзләштерергә ярдәм итә. Димәк, гемоглобинны да күтәрү сәләтенә ия. Тик аны ашказаны кислоталылыгы түбән булганда гына ашарга ярый. Хәтта ашарга кирәк тә, чөнки ашказаны согы бүленеп чыгуны активлаштырып, ашкайнату процессын да яхшырта. Халык медицинасында ялкынсынуга каршы һәм канны туктату чарасы буларак та кулланыла.
Болардан кала, кузгалак эчәклек эшчәнлегенә дә уңай тәэсир ясый. Аңардан ясалган «шулпа»ны ревматизм вакытында бил авыртканда эчәләр.
Ни өчен кузгалак халык медицинасында шулай киң кулланыла соң, дигән сорау тумый калмагандыр сездә. Аның составында, әйтеп узганыбызча, аскорбин кислотасы, В, К витаминнары, каротин, эфир майлары һәм органик кислоталар бар. Тимер, фосфор, кальций, магний кебек минераль матдәләр дә җитәрлек аңарда.
Кузгалак яфракларыннан ясалган төнәтмә белән, уртларны ныгыту максатыннан, авызыгызны чайкый аласыз. Ул андагы ялкынсыну процессын туктата.
Ревматизм вакытында түбәндәге рецептны куллана аласыз: бер аш кашыгы ваклап туралган кузгалак тамырына 300 мл су салабыз да «су мунчасы»нда 15 минут кайнатабыз. Суынгач, сөзеп алабыз да утызар грамм эчәбез. Цистит вакытында кузгалактан әзерләнгән «шулпа» белән ваннага керергә була. Моның өчен 500 грамм кузгалак яфрагына бер литр су салып, 10 минут «су мунчасы»нда кайнатырга һәм су тутырылган ваннага салырга кирәк.
Шуны да истән чыгармагыз: аны күп ашау бөерләрдә ташлар барлыкка китерергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading