Кышын җиләк-җимеш, яшелчәләрне, яшел тәмләткечләрне азрак ашыйбыз. Ә әйләнә-тирәбездә төрле вируслар «очып йөри», димәк, сәламәтлекне ныгытырга кирәк. Моның өчен дөрес тукланырга киңәш итәбез.
Тозлы кәбестә С һәм В витаминнарына бай.
Гөлҗимеш шулай ук С витаминына бай, аңарда фосфор, тимер, калий, магний һәм бакыр да бар.
Катырылган кара карлыган яки аңардан кайнатма. Аны ашап, организмыгызны B, C, E, D, P, K витаминнарына баетырсыз, иммунитетыгызны күтәрергә дә булышыр. Организмыгызга төрле вируслар белән көрәшергә ярдәм итәр.
Цитруслылар (лимон, әфлисун һәм грейпфрут) А, В, РР витаминына, аскорбин кислотасына,магний, калий, тимер, фосфор, натрий, кальцийга бай.
Болгар борычы кан юлларын ныгыта, баш миендәге кан әйләнешен яхшырта, атеросклероз барлыкка килүне кисәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар