16+

Кышка агачларны ничек әзерләргә?

Кышка керер алдыннан бакчачылар җимеш агачларын агарта. Известь яки буяу агач кәүсәсен температураның кинәт үзгәреп торуыннан, кояш нурларыннан һәм корткычлардан саклый.

Кышка керер алдыннан бакчачылар җимеш агачларын агарта. Известь яки буяу агач кәүсәсен температураның кинәт үзгәреп торуыннан, кояш нурларыннан һәм корткычлардан саклый.

Агартыр алдыннан дымлы көнне агач кайрысын чис­тартыгыз. Моның өчен агач, пластик предметлар кулланыр­га була. Ә менә металл инструментлар кайрыны җәрәхәтли. Чистартып бетергәч, кәүсәләрне дезинфекцияләгез. Ул корткычлардан һәм авырулардан котылу өчен кирәк. Бакчачылар бу очракта бакыр купоросы һәм тимер купоросын куллана (10 литр суга – 300-500 гр). ХОМ дигән препаратны 10 литр суга 30-40 гр кушарга кирәк. Көл белән кер сабынын кушып эшләгән катнашма да булыша. 10 литр суда 50 гр кер сабыны һәм 2-3 кг көл салып эретергә, шуның белән агач кәүсәләрен юарга. Дезинфекцияне коры көндә үткәрергә тырышыгыз.

Аннары зарарланган урыннарын, яраларына махсус катнашма белән сыларга онытмагыз. Кибеттән «Садовый вар» дигән махсус матдә сатыла. Аны үзең дә ясарга була. Моның өчен сүрән утта ике савытта аерым-аерым 200 гр балавыз белән 100 гр канифоль эретегез. Аннары бергә кушыгыз да 100 гр май өстәгез. Ул эрегәч, катнашманы салкын суга саласыз. Шул материалны бераз гына җылытып, агач яраларына сылагыз.
Балчык белән су катнашмасын да сыларга мөмкин. Аларга сыер тиресе дә кушасыз (катнашма куе каймак рәвешендә булырга тиеш). Шул концентратны бергә-бер исәбеннән су белән кушасыз, 100 гр бакыр купоросы саласыз һәм агач кәүсәләрен эшкәртәсез.
Агачны агарта торган катнашмалар кибеттә сатыла. Сос­тавында известь яки балчык булганы агачка «суларга» комачауламый. Аның каравы язга алар тиз юыла. Агачны тагын агартасы була.

Өйдә үзегез ясыйм дисәгез, берничә вариант тәкъдим итәбез:
2 кг сүндерелгән известь, 300 гр бакыр (яки 500 гр тимер) купоросы, 10 литр су, 1 аш кашыгы карбол кислотасы (ул куян һәм тычканнардан саклый).
2,5 кг акбур, 10 литр су, 10 аш кашыгы угычтан уылган сабын.

2-2,5 кг сүндерелгән известь, 10 литр су, 250-300 гр бакыр купоросы, 1 кг балчык.
Катнашмалар куе каймак куелыгында булырга тиеш.

Бакчачылар җибәрә торган хата: акшарны артык калын итеп буяу. Аның калынлыгы 2-3 миллиметрдан артмаска тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading