16+

Кыяр, помидор яки баллы борыч орлыгын алганда гибридларны сайлау отышлырак

Яз якынлашуын сизгән табигать уяна башлады, көннәр акрынлап озая, кояш та ягымлырак елмая. Бакчачылар арасында да җанлану сизелә: орлык сайлыйлар, үрентеләр утыртырга туфрак яки махсус контейнерлар алалар.

Кыяр, помидор яки баллы борыч орлыгын алганда гибридларны сайлау отышлырак

Яз якынлашуын сизгән табигать уяна башлады, көннәр акрынлап озая, кояш та ягымлырак елмая. Бакчачылар арасында да җанлану сизелә: орлык сайлыйлар, үрентеләр утыртырга туфрак яки махсус контейнерлар алалар.

Кайберәүләр утырткан орлыгым тишелмәде, кәгазь пакетлар буш булып чыкты яки кишер урынына укроп тишелеп чыкты дип зарланыша һәм, ни гаҗәп, алар орлыкларны күбесенчә базардан сатып алган була. Бу, әлбәттә, сатучының намуслылыгыннан тора. Алар яраклылык вакыты чыккан орлыкларны биреп җибәрергә яки кайдадыр идән астында гына тутырылган пакетларны сатарга мөмкиннәр. Шуңа да, ялганчылар корбаны буласыгыз килмәсә, орлыкларны махсуслашкан кибетләрдә яки бакча үзәкләреннән генә алырга тырышыгыз. Аларның сортларын сайлаганда үзегезнең һәм танышларыгызның тәҗрибәсенә таяныгыз. Бәлки, алар арасында аны утыртып сынап караганнар бардыр.

Тышына нәрсә язганнар?
Орлыкларның кәгазь пакетларга тутырылганы яхшырак икәнен дә истән чыгармагыз. Табигый материал, ягъни кәгазь эчендә сакланганнары тиз һәм мәшәкатьсез шытып чыга, яраклылык вакытын да югалтмый. Ә менә фольгадан ясалган пакетларда аларның «тыннары тиз бетә». Орлык тутырылган пакетның тышлыгына нәрсә язылганына да игътибар итегез. Аның тигез итеп ябыштырылуы һәм келәймәсе сугылган булу шарт. Анда ГОСТ, партия номеры, яраклылык вакыты, җитештерүче фирманың адресы, пакетта орлыкның саны яки аларның авырлыгы күрсәтелгән булырга тиеш. Яраклылык вакыты дигәннән, һәр үсемлекнең ул төрлечә, кайсы күпме сакланганын сез түбәндә китерелгән таблицадан күрә аласыз.


Нәрсә ул F1?
Игътибар иткәнегез бардыр: кайбер пакетларга F1 билгесе куела. F1 билгесе ул, кайберәүләр уйлаганча, югары уңышлылыкны күрсәтми. Әлеге билге яхшы уңыш бирә торган ике сортны кушып ясалган беренче буын гибридларын аңлата. Кыяр, помидор яки баллы борыч орлыгын алганда гибридларны сайлау отышлырак та. Алар авыруларга һәм начар һава торышына бирешми диярлек. Әмма шунысы да бар: әле яңа гына чыгарылган, бакчачылар арасында сыналырга өлгермәгәннәренә кызыкмагыз, күптән кулланыла торганнарын сайлагыз. Башка культураларның орлыкларына килгәндә, аларның гибридлысын сайлау һәрвакыт уңышлы булмый. Еш кына ул яхшыртылган сыйфатлы импорт вариант кына булырга мөмкин, әйтик, аларның җимешләре бер размерда яки механик юл белән җыю өчен уңайлы булганга чыгарыла. Гибрид сортын сайлаганда алардан орлык алып булмаганын да истә тотыгыз. Ашламага катырылган (дражированные семена) орлыкларны кайберәүләр химия белән эшкәртелгән дип уйлый. Әмма бу - ялгыш фикер. Орлыкны ашламага катыру безгә бакча хезмәтен җиңеләйтә. Әйтик, аның беренче этабында орлык төрле авырулардан саклый торган матдәләр белән эшкәртелә. Икенче этапта составына туклыклы матдәләр кергән ашламада әвәләнә. Нәтиҗәдә орлык размеры белән зурая һәм шунлыктан аны утырту да җайлаша. Моннан тыш, безгә аларны махсус тукландырырга да кирәкми, алар башта ук туклыклы матдәләр белән тәэмин ителгән дигән сүз.


Кәефең шәпме?
Бакчачылар орлыклар утыртканда, гадәттә, махсус ай календарена таяна. Әмма монда күрсәтелгән вакытта утырттың, үзе тишелеп чыга, үсеп тә китә дигән сүз түгел әле. Әгәр дә ай календаре буенча төгәл эшләп барырга мөмкинлегегез булса, бу, әлбәттә, яхшы. Тик һәр нәрсәнең чиге була дигән кебек, аңа да артык ышанып утырырга яки аны үтәп баралмасаң: фәлән көндә фәлән яшелчәне утырта алмасаң, борчылырга кирәкми. Иң яхшысы - бу эшкә тотынганда кәефегез яхшы булсын. Аларны яратып тәрбияләп үстерсәгез, уңышыгыз да сөендерерлек булыр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading