16+

Лифтка кем беренче керергә тиеш? Этикет кагыйдәләрен беләсезме?

* Хатын-кызга бина эчендә бармакча белән эшләпәне салу мәҗбүри түгел, ә менә шапка белән бияләйләрен салырга тиеш. * Ир-ат лифтка беренче керергә тиеш, ишеккә якын торучы исә беренче булып чыга. * Ир-ат беркайчан да хатын-кыз сумкасын күтәреп йөрми, пәлтәсен дә гардеробка илтер өчен генә тота ала. * Кулчатыр беркайчан да...

* Хатын-кызга бина эчендә бармакча белән эшләпәне салу мәҗбүри түгел, ә менә шапка белән бияләйләрен салырга тиеш.
* Ир-ат лифтка беренче керергә тиеш, ишеккә якын торучы исә беренче булып чыга.
* Ир-ат беркайчан да хатын-кыз сумкасын күтәреп йөрми, пәлтәсен дә гардеробка илтер өчен генә тота ала.
* Кулчатыр беркайчан да ачылган килеш киптерелми.
* Сумканы тез алдына кую дөрес түгел, аны йә утыргыч артына элегез, яки идәнгә куегыз. Кечкенә клатчны исә өстәлгә кую рөхсәт ителә.
* Бармакча өстеннән балдак-йөзек кию матур түгел.
* Автомобильдә иң престижлы урын булып машина йөртүче артындагы урын санала. Пассажир хатын-кыз булса, машина йөртүче ир-ат чыгып, ишеген ачарга тиеш.
* Кунакка алдан кисәтмичә бармагыз. Бер Британия хатыны, чакырылмаган кунак килгәндә, кулына эшләпәсе белән кулчатырын алып, туфлиен киеп: «Кызганыч, минем барасы җирем бар иде», - дия торган була. Күңеленә хуш килгән кунак булса, «Менә ничек әйбәт килеп чыкты, мин әле яңарак кына кайткан идем», - дип сөйләнгән.
* Әгәр дә сезне ресторанга чакырганнар икән, акчаны чакырган кеше түли. Ресторанга керик дип үзара сөйләшенгән булса, һәркайсы үзе өчен түли. Ир-ат үзем түли дисә, хатын-кыз ризалашырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading