16+

Матур булыйм дисәң... аша

Күбрәк бакыр кергән ризыклар ашарга тырышыгыз. Ул тән сыгылмалылыгын сакларга ярдәм итә торган коллаген бүлеп чыгара. Бакыр печенье, чикләвек, диңгез молюскларында күп. Кара карлыган, киви, кәбестә (брокколи, бруссель кәбестәсе), борыч, гөлҗимеш, сырганак ашагыз. Аларда организм өчен кирәк булган С витамины күп. Ул иммунитетны гына ныгытып калмый, ә йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген...

Күбрәк бакыр кергән ризыклар ашарга тырышыгыз. Ул тән сыгылмалылыгын сакларга ярдәм итә торган коллаген бүлеп чыгара. Бакыр печенье, чикләвек, диңгез молюскларында күп.
Кара карлыган, киви, кәбестә (брокколи, бруссель кәбестәсе), борыч, гөлҗимеш, сырганак ашагыз. Аларда организм өчен кирәк булган С витамины күп. Ул иммунитетны гына ныгытып калмый, ә йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта, коллаген барлыкка китерергә ярдәм итә.
Бит тиресе сәламәт, балкып торсын өчен Е витаминын кулланырга кирәк. Ул безнең организмга антиоксидант буларак тәэсир итә. Е витамины күрәгә, кара җимеш, майлы балык, көнбагыш маенда бар. Атнасына өч тапкыр 50 г чикләвек ашасагыз да бит тиресе чистарыр.
Кызыл төс матурлык билгесе дип юкка гына әйтмиләр. Кызыл төстәге җиләк-җимеш, яшелчәләрдә күзәнәкләрне яңарта торган бета-каротин бар. Шуңа күрә кишер, борыч, помидор, кабак, кавын, абрикосларны ике уртыгызны тутырып, рәхәтләнеп ашый аласыз.
Яшь барган саен, организм­дагы су да кими. Ә ул биттә җы­ер­чыклар барлыкка килүнең бер сәбәбе булып тора. Йөрәк-кан тамырлары чире һәм бөерләре авыртмаган кешеләр көненә 2-2,5 л су эчәргә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading