16+

Майга баткан...

Үсемлек маен кулланмаган көнебез юктыр безнең. Сыйфатлы үсемлек мае хатын-кызлар өчен косметик чара да булып тора. Бигрәк тә ул коры тән тиресе өчен файдалы.

Майга баткан...

Үсемлек маен кулланмаган көнебез юктыр безнең. Сыйфатлы үсемлек мае хатын-кызлар өчен косметик чара да булып тора. Бигрәк тә ул коры тән тиресе өчен файдалы.

Яшь булып күренер өчен, тән тиресен «майлап торырга» кирәк. Җылы майлы компресслар аеруча яхшы нәтиҗә бирә, тик бу очракта майның чистартылмаганын кулланыгыз. Үсемлек маен төрле тукландыргыч кремнар әзерләгәндә дә файдаланалар. Элек бит әбиләребез бернинди дә кыйммәтле кремнар кулланмаган, «кремсыз» да тормаганнар. Алар бу максаттан үсемлек маен эшкә җиккән. Димәк, безгә дә алар файдаланган рецептларны искә төшерү артык булмас. Бу хәзер бигрәк тә актуаль, чөнки кышкы суыкта тән тиресе тәрбиягә аеруча мохтаҗ.
Чәч майлы булганда, аны юарга бер-ике сәгать кала, баш тиресенә чистартылмаган үсемлек мае (җылытылган булсын) тамызып, кул бармаклары белән массаж ясыйбыз. Аннары башка полиэтилен пакет кидереп, өстеннән калын сөлге урыйбыз. Әлеге процедураны атнага бер-ике тапкыр кабатлыйбыз, бу битлек кавыкны да бетерә, баш кычытуны да баса.
Ирен тиресе дә кайвакыт ярылып бетә, аеруча кышын күзәтелә ул. Кул тиресе дә «чебили». Даруханәдән бер флакон А витаминының майлы эремәсен алып, аңа 100 грамм үсемлек мае кушабыз да барлыкка килгән кушылманы иренгә тидерәбез. Әлеге процедураны төнгә каршы эшләргә кирәк. Берничә көннән сизелерлек үзгәрешне дә күрерсез.
Коры бит тиресе өчен, мүк җиләге белән үсемлек маеннан әзерләнгән битлек яхшы. Бер чәй кашыгы яңа сыгылган мүк җиләге согына шул ук күләмдә үсемлек мае кушабыз да биткә сылыйбыз. Ярты сәгать тыныч хәлдә ятып торабыз. Аннары җылы суга чылатылган мамык белән сөртеп алабыз.
Тагын бер киңәшебез - киләсе җәйдә көнбагышның сары таҗларын җыеп алып киптерегез. Ике аш кашыгы киптерелгән көнбагыш чәчәгенә ике стакан кайнар су салып төнәтәбез дә суынган төнәтмәне чәчкә сылыйбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading