Бу көннәрдә һәрберебез бәйрәм алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. 2016 ел - Маймыл елын нәрсә киеп каршыларга, табынга нәрсәләр куярга? «Елны ничек каршы алсаң, шулай узар», - дигән ышану да бар бит әле.
Скопировать ссылку
Бу көннәрдә һәрберебез бәйрәм алды мәшәкатьләре белән мәшгуль. 2016 ел - Маймыл елын нәрсә киеп каршыларга, табынга нәрсәләр куярга? «Елны ничек каршы алсаң, шулай узар», - дигән ышану да бар бит әле.
Нәрсә кияргә?
Маймыл елын каршы алганда табигый тукымалардан тегелгән киемгә өстенлек бирергә киңәш итәләр. Ул бәрхет тә, органза да, ефәк тә, атлас та булырга мөмкин. Төсенә килгәндә, кызыл, чия, сары, җирән, әфлисун төсендә булуы шарт. Кыйммәтле ташлы зәргәр эшләнмәләрегезне алып киегез. Ни өчен дигәндә, аксессуарларның да, кием кебек үк, бу төндә табигый ташлардан ясалганын кулланырга кирәк.
Прическа да табигый матурлыгыгызны күрсәтергә тиеш. Хатын-кызлар чәчләрен җилкәләренә салып яки гади генә итеп артка җыеп куйсын.
Ирләргә классик караңгы яки алтын төсендәге костюм кию отышлы булыр. Оригиналь галстук яки күбәләккә Маймыл аеруча шат булыр.
Кайда каршы алырга?
Яңа елны кайда каршыласаң да ярый, аерым «күрсәтмәләр» юк диярлек. Иң мөһиме - ул күңелле, шау-шулы җир булсын. Мәзәкчән Маймыл елында бераз «маймылланып» алу артык булмаячак. Кунаклар чакырудан тартынып тормагыз, кеше күп булган саен, күңеллерәк була. Фейерверклар, салютлар, серпантин, бенгаль утларын алып куярга онытмагыз. Йортыгызны күп итеп гирляндалар, ялтыравыклар белән бизәгез.
Комментарийлар